Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 март 2020, 14:50

Коронавирус кайгысы юк, кредит түләү кайгысы

Бүгенге көндә коронавирус инфекциясе дөньяда 167 391, Русиядә 63 кешедә теркәлгән. Үлүчеләр саны 6 503 кешегә җитте.

Русиянең “Аэрофлот” һава ширкәте Европаның күп кенә шәһәрләренә, шул исәптән Франкфурт, Прага һәм Ослога да очышларын туктата. Шулай ук Мюнхен, Салоники, Барселона, Цюрих, Копенгаген, Кишинев, Вильнюс, Варшава, Таллин, Вена, Ташкент, Бохара һәм Сәмаркандка очышлар туктатылды. 17 марттан 31 майга кадәр Уфадан Венага һава юлы белән туры рейслар туктатыла.
“Аэрофлот” һава ширкәте АКШ, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр, Япония, Таиланд, Вьетнам, Һиндстан, Мальдив һәм тагы кайбер илләргә очышын дәвам итә.
17 марттан Русия Тимер Юллары да Украина, Молдавия һәм Латвиягә поезд хәрәкәтен туктатырга булды. Моңа кадәр Берлин, Ницца һәм Прагага туктатылган иде. Белоруссия белән чикне ябу турында да карар кабул ителгән.
Русиянең билгеле миллиардеры Олег Дерипаска чир кермәсен өчен чикләрне тулысынча ябарга чакыра. Андый дәүләтләр бар, мәсәлән, Израиль чикләрен ябып куйды. Сишәмбедән АКШ Европага һәм Европадан очышларны туктата.
Башкортстанда да коронавирус игътибар үзәгендә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада коронавирус таралуын булдырмау максатыннан узган атнада оператив штаб утырышы уздырды. Утырыш нәтиҗәләре белән ул социаль челтәрләрдә бүлеште.
“Бу җитди әйбер икәнен аңлыйбыз. Әйе, әлегә бездә бер авыручы да юк, ләкин алар килеп чыкмас дип әйтеп булмый. Без, һичшиксез, бирешмәбез, шулай да мөмкин кадәр азрак зыян килүен тәэмин итәргә кирәк”, дип язган Хәбиров ВКдагы рәсми аккаунтында.
Әлеге режим күп халык катнашындагы чараларны чикләү һәм дәүләт хезмәткәрләренең чит илгә сәфәрләрен кичектерүне күздә тота. Шул сәбәпле 15 март Уфада булырга тиешле Кырым язы фестивале узмады.
Бүген 1000нән күбрәк кеше катнашлыгында чаралар уздыруны тыю турында боерык имзаланды. Мәктәпләрдә язгы каникуллар озайтылырга ихтимал.
Бөтендөнья татар конгрессы 19-21 мартта уздырылырга тиешле IX Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булмаячагын игълан итте. Бу коронавирус үтеп керү куркынычы аркасында кертелгән махсус режим белән бәйле.
Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкләргә балаларны вакытлыча читтән торып укытуга күчәргә киңәш биргән иде. Инде югары уку йортлары өчен дә киңәш ителде.
Шулай итеп, илдә чаралар күрелә. Чир котырган кайбер чит илләрдә карантин игълан итеп, берничә айга эш урыннарын ябып куялар. Анда халык туплаган хезмәт хакы белән дә яши ала. Бездә айдан-айга хезмәт хакын көчкә җиткергән халык өчен мондый хәлне күз алдына да китереп булмый. Аеруча кредитка батканнар өчен коточмалы хәл. Шуңа бу зәхмәт Русияне урап узсын дип теләргә кала.

Фото: twitter.com
Читайте нас: