Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 март 2020, 12:56

Ел укытучысы кем булыр?

Уфада татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы – 2020” һөнәри конкурсы дәвам итә. Бүген “сират күпере”нең барлык киртәләрен дә җиңеп чыккан 5 финалистны соңгы сынау көтә. Конкурсның барышы һәм финалга кемнәр үтүе турында тулырак – сайтта!

“Татар теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы” һөнәри бәйгесендә республиканың Бәләбәй, Стәрлетамак, Нефтекама шәһәрләре, Әлшәй, Бишбүләк, Борай, Нуриман, Чакмагыш, Чишмә, Кырмыскалы, Дүртөйле, Тәтешле, Мәчетле, Краснокама, Балтач, Яңавыл районнары мәктәпләреннән килгән 16 укытучы катнашты.
Бәйге үзендә берничә этапны берләштерде. 17 – 19 февраль көннәрендә, читтән торып үткәрелгән турда жюри укытучыларның шәхси сайтларының эчтәлегенә бәя бирде, аларның педагогик кейс биремнәрен хәл итү осталыгын тикшерде.
10 мартта бәйгечеләр Уфага җыелды. “Укытучы-профи” дип аталган беренче турда алар 65нче һәм 84нче Татар гимназияләренең укучылары катнашлыгында дәрес өлгесе һәм сыйныфтан тыш чара күрсәттеләр.
Читтән торып үткәрелгән этапта һәм “Укытучы-профи” турында иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән 8 укытучы икенче турга үтте. Менә аларның исемлеге: Дүртөйле районының Мәскәү мәктәбеннән Эльза МӨХӘММӘТҖАНОВА, Яңавыл районының Карман мәктәбеннән Әнисә ХӘЛФӘТУЛЛИНА, Бәләбәй шәһәренең Татар гимназиясеннән Резеда ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА, Бишбүләк районының Усак-Кичү мәктәбеннән Алсу ГЫЙМАЗОВА, Чишмә районының Шиңгәк-Күл мәктәбеннән Зөлфия ХӨСӘЕНОВА, Мәчетле районы Олы Ака мәктәбеннән Альбина НУРЫЕВА, Нефтекама каласының 10нчы мәктәбеннән Галия КОРБАНОВА, Стәрлетамак шәһәренең 5нче гимназиясеннән Гөлшат КӘРИМОВА.
14-15 мартта Башкортстан Мәгарифне үстерү институтында бәйгенең “Укытучы-мастер” дип аталган икенче туры үтте. Ул шулай ук ике этаптан торды. Беренчесендә конкурсантлар жюри алдында осталык дәресе күрсәтеп, үзләренең мәгариф өлкәсендәге алдынгы технологияләрне куллана белүләрен күрсәттеләр. 15 мартта исә алар үзләренең коллективта эшләү осталыклары белән бүлешеп, бергәләшеп башкарган мәгариф проектын жюри хөкеменә чыгардылар. Шушы сынаулар нәтиҗәсендә, жюри тарафыннан 5 бәйгече бүген узачак соңгы турга сайлап алынды.
Иң-иңнәр кемнәр соң? Соңгы турга Дүртөйле районының Мәскәү мәктәбеннән Эльза МӨХӘММӘТҖАНОВА, Яңавыл районының Карман мәктәбеннән Әнисә ХӘЛФӘТУЛЛИНА, Мәчетле районы Олы Ака мәктәбеннән Альбина НУРЫЕВА, Нефтекама каласының 10нчы мәктәбеннән Галия КОРБАНОВА, Бишбүләк районының Усак-Кичү мәктәбеннән Алсу ГЫЙМАЗОВА үтте. Бүген алар “Башкорт теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы”, “Рус теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы”, “Яшь “Ел укытучысы” бәйгеләренең финалистлары белән алыша.
“Ел укытучы” республика конкурсының абсолют җиңүчесе дә, татар теле һәм әдәбияты буенча “Ел укытучысы” исеменә лаек булучы да “Халык алдында лекция” һәм “Министр белән сөйләшү” сынауларыннан соң билгеләнәчәк. Соңгы сынауда укытучыларга республика, Уфа хакимияте вәкилләре, Башкортстанның Мәгариф министры белән мәктәп тормышы мәсьәләләрендә фикер алышырга, хәтта ки бәхәскә керергә туры киләчәк. Ел укытучысының исеме 17 мартта игълан ителергә тиеш.
Руслан СӨЛӘЙМАНОВ фотосы.
Читайте нас: