Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 март 2020, 01:02

Уфада Бөтендөнья татар конгрессы офисы ачылды

Уфа үзәгенең Зәки Вәлиди исемендәге урамда урнашкан офис ике бүлмәдән гыйбарәт. Берсе эш бүлмәсе булса, икенчесе түгәрәк өстәлләр, очрашулар уздыру өчен тәгаенләнгән.

Уфада Бөтендөнья татар конгрессы офисы ачылды. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев та катнашты. Уфа үзәгенең Зәки Вәлиди исемендәге урамда урнашкан офис ике бүлмәдән гыйбарәт. Берсе эш бүлмәсе булса, икенчесе түгәрәк өстәлләр, очрашулар уздыру өчен тәгаенләнгән. Чарада Вәсил Шәйхразиев башкарылган һәм алда торган эшләр турында сөйләде. Аннан соң чара Тукай һәйкәленә чәчәк салганнан соң Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасында дәвам итте. Анда Татарстанның 100 еллыгы байрагына Башкортстан элмәсен тагу чарасы узды. Тантаналы өлештән соң Милли шура рәисе Вәсил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегенә һәм Туймазы районындагы “Бабай утары” этнография комплексына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бүләкләрен – микроавтобуслар тапшырды.
Аннан соң бәйрәм җыр һәм шигърият белән дәвам итте. Мәдәни чарада “Нур” театры артистлары һәм шагыйрьләр чыгыш ясады. Шагыйрьләрдән Марат Кәримов, Халисә Мөдәрисова, Рафига Усманова, Земфира Муллагалиева һәм Ләйсән Якупова чыгыш ясады.
Чара “Туган тел” җырын күмәкләп башкару белән тәмамланды.

Автор фотосы
Читайте нас: