Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 март 2020, 00:56

Русиядә коронавируслылар саны арта

Каһәр вирус-коронаБезнең якка карана...

Инфекциягә каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәренә караганда, Русиядә коронавирус белән авыруның өч яңа очрагы теркәлгән. Калининград, Белгород һәм Мәскәү өлкәләрендә берәр авыру ачыкланган. Алар барысы да соңгы ике атна дәвамында Италиядә булганнар. Госпитализацияләнгән кешеләр йогышлы авырулар өчен махсус боксларда тотыла. Әлеге авырулар белән бәйләнештә булган кешеләр белән эш алып барыла, аларны тикшерү бара.
Бүгенге көндә Русиядә барлыгы 17 коронавирус йогу очрагы теркәлгән, аларның икесе – Кытай гражданнаriafan.ruры, 14е – Русия гражданнары, берсе – Италия гражданины. Ике кытайлыны һәм бер русиялене хастаханәдән чыгарганнар.
Мәскәүдә яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле, югары куркыныч режимы кертелде. Әйтик, авыру очраклары теркәлгән илләрдән кайтучылар үзләре кайнар линиягә хәбәр итәргә тиеш. Коронавируслы дәүләтләрдән кайтканнан соң, алар ике атналык карантин үтәргә тиеш.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Кытайда зарарланган кешеләр саны 80,6 меңнән артып киткән, 3097 кеше үлгән, 57 меңнән артык терелгән.
Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы мәгълүматларына караганда, Кытайдан читтә 335 кеше үлгән.
Дөньяда авыручыларның гомуми саны йөз меңнән артып китте.

Фото: riafan.ru
Читайте нас: