Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 март 2020, 15:06

Иң җылы һәм назлы бәйрәм

Җиргә кояшчыклар булыпХатын-кызлар сибелгән.

Елдагы иң зур бәйрәм Яңа ел булса, икенче урында 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне. 8 Март – иң җылы һәм назлы бәйрәм.
Бу бәйрәмнең тарихы 1901 елның языннан башлана. Ул чакта 8 мартта Америка хуҗабикәләре Чикаго урамнарына чыгып, кәстрүл-чиләкләр кагып, шундый гадәти булмаган ысул кулланып ир-атлар белән тигез хокуклылыкны таләп итә.
1910 елда бөтен дөнья хатын-кызларының теләктәшлеге көнен гамәлгә кую тәкъдиме белән танылган коммунист һәм реформатор Клара Цеткин чыгыш ясый. Бәйрәмнең төп идеясе хатын-кыз хокукларын яклау була.
Русиядә хатын-кызлар көнен беренче тапкыр революциягә кадәр Петербургта 1913 елның 2 мартында билгеләп үтәләр. Советлар Союзында Халыкара хатын-кызлар көне рәсми рәвештә 1965 елның маенда игълан ителә. 1966 елдан башлап, 8 Март ял көне булып санала.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы 1977 елда бу көнгә Халыкара статус бирә.
Русиядә хатын-кызлар көне рәсми рәвештә 2002 елда РФ Дәүләт бәйрәмнәре исемлегенә кертелде. Яңа шартларда ул акрынлап хатын-кызлар, аналар, хатын-кызлар алдында баш ию, аларга мәдхия уку көненә әйләнде.
Бәйрәм мөбарәк булсын! Барыгызга да кояштай көләч нурлы йөзләр, гомер буена җитәрлек сәламәтлек, шатлык телим! Гомерегез бәхеттә үтсен! Сез иң-иң теләкләргә генә лаек!
Бар дөньяга кояш тулган,
Бу дөньяга ни булган?!
Җиргә кояшчыклар булып
Хатын-кызлар сибелгән.

Җиргә нәфис гөлләр булып
Хатын-кызлар таралган.
Галәмдәге бар кешелек
Хатын-кыздан яралган.

Тормыш туктап калыр иде
Хатын-кызлар булмаса.
Чәчкәләрдәй ямь бирмәсә,
Кояштай яктыртмаса.

Фото: pinterest.ru
Читайте нас: