Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 март 2020, 01:02

Русиядә коронавируслылар арта бара

Русиядә тәүлек эчендә коронавирусның алты очрагы теркәлгән.

Русиядә коронавирусның алты яңа очрагы ачыкланды
Русиядә тәүлек эчендә коронавирусның алты очрагы теркәлгән. Аларның берсе – Түбән Новгородта, бишесе – Мәскәүдә. Алар Италиядән чир йоктырып кайткан. Әлеге вакытта алар йогышлы авырулар өчен махсус боксларда тотыла. Башкаланың дүрт пациентының һәм түбән новгородлының авыруы җиңел формада уза, алтынчысының уртача авыр хәлдә. Хәзер илдә коронавирусның расланган ун яңа очрагы теркәлгән, беренче авырулар инде терелгән. Инфекциянең төп билгеләренә коры ютәл һәм температураның күтәрелүе керә, ә кайчагында авыру симптомнарсыз уза.
Соңгы мәгълүматларга караганда, дөньяда Covid-19 белән авыручыларның гомум саны 100 меңнән артып киткән, өч меңнән артык кеше үлгән. Авырулар саны буенча беренче урыннарны Кытай, Көньяк Корея, Италия һәм Иран били. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте бу илләргә барудан тыелырга тәкъдим итте.
Мәскәү мэры Александр Собянин коронавирус тарала башлавы уңаеннан югары әзерлек турындагы указга кул куйды һәм мөрәҗәгать белән чыгыш ясады.
Фото: риа новости
Читайте нас: