Аноним шалтыратучы Мәскәүнең Шереметьево аэропортыннан Уфага очкан самолет бортында шартлау куркынычы турында хәбәр итә. Һава судносы маршрутны үзгәртми һәм Уфага исән-сау килеп төшә. ТАСС хәбәр итүенә караганда, хокук сакчылары бортны тикшерә һәм шартлаткыч җайланмалар тапмый. Хәбәр ялган булып чыга. Хәзер полиция хезмәткәрләре җаваплылыкка тарттыру өчен шалтыратучыны эзли. Бу юмористка Русия Федерациясе Җинаять Кодексының 207 мәддәсе буенча өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм булу, яки 500 мең сумга кадәр штраф түләү яный. Шулай, бер шаярту өчен өч ел утырып чыгу, яки ярты миллион сум акча түләргә туры килгәндә, бәлки, шаяртмау яхшырактыр. Бәлки, акчалары күп булганнар шулай күңел ачадыр? Белмәссең. Югыйсә, мондый хәлләр бу кадәр еш булмас иде. Бәлки, БОМЖ булып йөргәнче, өч ел түбә астында яшәү өчен шаяртудыр?