Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 март 2020, 16:31

Мартта пенсияләр ничек таратылачак?

Барыбыз да 8 март – Халыкара хатын-кызлар көнен каршыларга әзерләнә. Шул уңайдан Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе махсус белдерү белән чыгыш ясады. Анда хәбәр ителүенчә, хаклы ялдагыларга март ае өчен пенсияләр таратуда үзгәрешләр булачак. Нинди үзгәрешләр? Бу хакта сайттагы төп язманы укып белә аласыз!

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне. Барыбыз өчен дә ул зур бәйрәм. Тик, шулай да, олы яшьтәгеләргә пенсия акчаларын вакытында илтеп тапшыру дәүләт органнарының иң мөһим бурычларының берсе булып тора.
Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бәйрәм сәбәпле, март аенда пенсияләрне һәм башка социаль түләүләрне халыкка тарату вакытыннан алдарак башланачак.
Пенсия алу көннәре бәйрәмгә һәм ялларга туры килгән гражданнарга «Почта России» бүлекчәләре тешле акчаларын 4, 5, 6, 7, мартта китереп тапшырачак. Бу хакта өлкәннәргә февраль аенда таратылган пенсия квитанцияләрендә хәбәр ителгән иде инде.
2020 елның 10 мартыннан башлап пенсияләр элекке график нигезендә түләнәчәк.
Пенсияләрне һәм социаль түләүләрне банклар, башка кредит оешмалары аша алучыларның шәхси исәпләренә акча 2020 елның 12 мартыннан башлап күчереләчәк.
Фото Saltday.ru сайтыннан алынды.
Читайте нас: