Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль 2020, 22:44

Радий Хәбиров мәктәпләрдә телефоннарны тыймакчы

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәктәпләрдә балаларның телефоннарын алырга мөмкинме икәнлеген хәл итәргә тәкъдим итә.

Бүген, 27 февральдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә фикер алышу өчен яңа тема билгеләде. Ул мәктәпләрдә балаларның кәрәзле телефоннарын алырга кирәкме-юкмы икәнлеге турында фикер алышырга тәкъдим итте. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, чиновникларның гаджетсыз хезмәт җитештерүчәнлеге сизелерлек арткан. Исегезгә төшерәбез, бу хакта сүз 17 февраль Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә барган иде.
Анда ул телефонга капланып утырган җитәкчеләргә: “Нигә монда киләсез? Миңа киңәшмәдә “мебель” кирәк түгел”, дигән иде. Чыннан да, мәктәпләрдә балаларның телефонда чокынып утыруын туктатырга вакыттыр. Беренчедән, укытучы аларга белем биргәндә, укытучыны тыңламый утыру аны хөрмәт итмәү булса, икенчедән, бала игътибарын читкә биреп, кирәкле фәнне аңламый кала. Хөкүмәттәге “шкаф”ларга Радий Хәбиров утырышларда телефон куллануларын тыйганнан соң эш нәтиҗәсе сизелерлек арткан. Инде чират мәктәпләрдәге “тумбочка”лар җитте булса кирәк.

Фото: yandex.ru/images/search?text
Читайте нас: