Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 февраль 2020, 01:08

Коронавирус Казанда!

Diamond Princess лайнерында коронавирус ачыкланган русиялеләр Казанга эвакуацияләнгән.

Diamond Princess лайнеры 20 гыйнварда Япониянең Йокогама шәһәреннән Касосим-Гонконг-Окинава маршруты буенча ике атналык круизга киткән, сәфәр 4 февральдә тәмамланырга тиеш иде, әмма Гонконгта ярга чыккан пассажирларның берсе коронавирус белән зарарланды. Нәтиҗәдә 3 февральдә круиз судносы Йокогама портында барлык пассажирларны тикшерү өчен рейдта калды. Япония сәламәтлек саклау министрлыгы лайнерны 14 көнлек карантинга калдыруны таләп итте. Авыруның беренче очраклары ачыкланган вакытта бортта 3,7 мең пассажир һәм экипаж әгъзалары булган. Хәзерге вакытта коронавирус диагнозы 630 пассажирда һәм Diamond Princess экипажы әгъзаларында расланган.
22 февральдә Япониядән Diamond Princess круиз лайнерында булган Русия гражданнары эвакуацияләнгән иде. Илгә 8 ватандаш әйләнеп кайткан, аларның өчесендә лайнерда булган чорда коронавирус ачыкланган.
Алар барысы да Казанга эвакуацияләнгән. Сигез эвакуацияләнүнең барысы да Казанда махсуслаштырылган медучреждениедә ике атна карантинда булачак. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов япон лайнеры юлчыларын кабул итүен алар арасында Татарстан ватандашлары булуы белән аңлатты.
Әлеге вакыйгага каршылар да күп. Алар арасында күренекле язучы Фәүзия Бәйрәмова да бар. “Бу зәхмәт белән чирләүчеләрне Казанга алып кайту – зур хата! Хәтта җинаять! Бу Кытай чире бик тиз тарала, бик тиз йога, аның нәрсә белән тәмамланасы әле билгесез. Казанны, Татарстан халкын, милләтне мондый куркыныч астына куярга ярамый иде. Менә сиңа Татарстанның 100 еллыгына “бүләк”, үләт чирле юбилей!”– ди Фәүзия Бәйрәмова.

Фото: news.mail.ru/incident/40732328/gallery/1017883

Читайте нас: