Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 февраль 2020, 00:37

“Башкортостан укытыусыһы” журналына – 100 яшь

Башкортстанда журналлар арасында иң өлкәне “Башкортостан укытыусыһы”.

Журнал 1920 елда Стәрлетамак шәһәрендә “Мәгариф эшләре” исеме белән чыга башлый. 1924 елдан Уфада – “Белем”, 1931 елдан “Культура революциясе” исеме белән чыга. 1936 елда “Башкортостан укытыусыһы” исеме ала. 1941 елда сугыш башлангач, әзерләнгән июнь саны чыкмый кала һәм басма нәшер ителүдән туктый. Ул бары тик 1952 елның гыйнварыннан гына кабат нәшер ителә башлый.
Шулай итеп, Башкортстанда журналлар арасында иң өлкәне “Башкортостан укытыусыһы”.
Исемнәрен берничә тапкыр үзгәртүгә карамастан, “Башкортостан укытыусыһы” укытучыларның иң якын дусты, иптәше, өстәл китабы булып кала.
Басманың оешкан көне 24 февраль. Бүгенге көндә ул 12 мең данә тираж белән нәшер ителә. Басмада 12 хезмәткәр эшли, баш мөхәррир йөген күренекле язучы Салават Кәримов тарта.
– Без тираж һәм сыйфат турында сөйләгәндә кем беләндер чагыштырабыз. Иң якын дусларыбыз Татарстан республикасындагы “Мәгариф” журналы. Аны элек безнең республикада 10-12 мең данә ала иделәр. Бүген 3 мең тираж белән чыга. Без бүген 12 мең тиражны тотабыз икән, бу редакция хезмәткәрләренең һәм барлык укучыларның зур эше дип бәялим, – ди Салават Кәримов.

Автор фотосы.
Читайте нас: