Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 февраль 2020, 00:35

Туган тел көне чараларга бай булды

Ел саен 21 февраль – Халыкара туган тел көне билгеләнә. Чаралар ул көн җиткәнче үк башланып китә һәм берничә көн дәвам итә.

Ел саен 21 февраль – Халыкара туган тел көне билгеләнә. Чаралар ул көн җиткәнче үк башланып китә. Быел, мәсәлән, бу көнгә берничә көн кала Шаран районында “Мин татарча сөйләшәм” дигән чара узды. Аны Башкортстан татарлары конгрессының Шаран бүлекчәсе оештырды.
21 февраль Башкортстанда татар, башкорт, урыс, мари, чуваш һәм удмурт телләрендә диктант яздылар. Диктант Миңнегали Шәйморатовның тууына 120 ел тулу уңаеннан оештырылды. Һәр алты телдә дә диктант тексты бер булды, һәммәсе дә Миңнегали Шәйморатов җитәкчелек иткән 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең сәяси бүлек җитәкчесе урынбасары Сабир Кадыйровның “Урал бөркете” дип аталган әсәреннән өзек яздылар. Башкорт дәүләт университетында урыс, мари һәм удмурт телләрендә, Башкорт дәүләт педагогия университетында татар, башкорт һәм чуваш телләрендә язу оештырылды. Татарчасын Уфаның 84нче татар гимназиясе укытучысы Айгөл Ахунова яздырды. Чарада күпчелекне Башкорт дәүләт педагогия университеты студентлары тәшкил итте. Шулай ук милли оешма вәкилләре дә катнашты. Алар арасында Башкортстан парламенты депутаты, “Ватаным” оешмасы рәисе Раил Әсәдуллин, Башкортстан парламенты депутаты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Римма Үтәшева, “Берлек” оешмасы рәисе Нәфисә Акчурина, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, билгеле этносәясәтче Илдар Габдрәфыйков та катнашты.
Мондый чаралар Башкортстанның башка район һәм шәһәрләрендә дә узды.
Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында Бөтенрусия педагогик осталык конкурсы үтте. Ул да Халыкара туган тел көненә багышланды.
Халыкара туган тел көне уңаеннан 22 февраль Уфа “Нур” татар дәүләт театры балалар өчен “Әйдәгез, дус булыйк” дигән тамаша куйды.

Автор фотосы.
Читайте нас: