Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 февраль 2020, 22:53

Татар оешмаларының чираттагы үшәнлеге

Татар тамашасына татар җәмәгатьчелек оешмалары тамашачы җыярга ярдәм итмәгән. Оешма җитәкчеләре үзләре дә балалары һәм оныклары белән чарага килүне кирәк дип тапмаган. Килгән очракта, оныкларының татарча белмәүләре фашланыр дип курыкканнардыр инде

22 февраль Уфа “Нур” татар дәүләт театры балалар өчен “Әйдәгез, дус булыйк” дигән тамаша куйды. Ул Аркадий Хайт сценарие буенча эшләнгән “Леопольд исемле мәченең туган көне” дигән мультфильмга нигезләнеп куелган. Тамаша алдыннан фойеда уеннар оештырылды, җыр-биюләр башкарылды. Анда Уфаның татар якшәмбе мәктәбе балалары матур чыгышлары белән аерылып торды. Фойедагы тамаша, балаларның күпчелеге татар телен белмәү сәбәпле, башлыча, урысча барды.
Фойедагы чарадан соң театрның зур залында саф татар телендә “Әйдәгез, дус булыйк” әкияте күрсәтелде. Тамашаны күпчелек балалар колакчын аша урысча тәрҗемәдә карады. Залда буш урыннар да шактый иде. “Нур” театрының реклама һәм мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Гөлшат Сафина сүзләренә караганда, берничә ай алдан ук барлык татар оешмаларына тамаша булачагы әйтелгән булган.
Чарада “Берлек” оешмасы җитәкче Нәфисә Акчурина, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин һәм “Сәхибҗамал” оешмасының башкаланың Дим бүлекчәсе җитәкчесе Римма Әминевадан башка татар милли оешмалары вәкилләре күренмәде.
Татар тамашасына татар җәмәгатьчелек оешмалары тамашачы җыярга ярдәм итмәгән. Оешма җитәкчеләре үзләре дә балалары һәм оныклары белән чарага килүне кирәк дип тапмаган. Килгән очракта, оныкларының татарча белмәүләре фашланыр дип курыкканнардыр инде. Чөнки бездә милләтче булып йөргән, татар язучысы дип аталган кавемнең күпчелегенең балалары һәм оныклары туган телләрен белми.

Автор фотосы.
Читайте нас: