Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 февраль 2020, 11:30

Бәйрәм белән, Ватанны саклаучылар!

...Туган җирне дошманнарданСаклаучылар көне бүген.Иң якынын – үз ВатанынЯклаучылар көне бүген!..***

Календарьда бәйрәмнәр күп,
Саный китсәң, бармак җитмәс.
Күбесенә кул селтибез:
Бу дөньяда бәйрәм бетмәс.

Ә шулай да берничәсен
Каршылыйбыз, табын корып.
Изге теләкләр телибез,
Дулкынланып, басып торып.

Бу бәйрәмне үткәрәләр
Бары безнең илдә генә.
Сугышларны, афәтләрне
Җиңеп чыккан илдә генә.

Туган җирне дошманнардан
Саклаучылар көне бүген.
Иң якынын – үз Ватанын
Яклаучылар көне бүген.

Бәйрәм белән, ир-егетләр!
Илләр, көннәр тыныч булсын.
Яшәлгән һәр минутыгыз
Бәхет, шатлык белән тулсын!

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА.
Читайте нас: