Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 февраль 2020, 00:52

Дамир ШӘРӘФЕТДИНОВ мәрхүм

Мин дөньядан чыгам. Юкка, юкка...Урам шавын кабул итми күңел.

Мин дөньядан чыгам. Юкка, юкка...

Урам шавын кабул итми күңел.

Яңгыр һәм кар. Аяк асты ботка,

Кыш белән яз тарткалашкан мизгел.

Дамир ШӘРӘФЕТДИНОВ.

55нче язын каршыларга җыенганда күренекле публицист, шагыйрь, язучы, тәрҗемәче, Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты Дамир Шәрәфетдинов арабыздан китте.

Дамир Шәрәфетдинов 1965 елның 29 маенда Белорет районының Көмбә авылында туган. 1982 елда Инзәр урта мәктәбен, 1987 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Дипломлы белгеч Орел өлкәсенә эшкә җибәрелә. 1989 елдан журналистикада. Белорет районы гәзите “Урал”да мөхәррир урынбасары, “Йәшлек”, “Шоңҡар”, “Аманат”, “Тамаша”, “Сельские узоры”, “Агизел” республика басмаларында җаваплы сәркәтип булып эшли.

Дистәгә якын китап авторы.

Мәрхүм белән хушлашу 22 февраль 11 сәгатьтә Башкортстан Язучылар берлеге бинасында узачак.

Фото: “Йәшлек”

Читайте нас: