Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 февраль 2020, 09:21

Бүген – Халыкара туган телләр көне

“Соңгы елларда мәктәптә туган телләрне өйрәнер өчен гариза язарга кирәк дигән закон чыкты. Минемчә, бу бер дә дөрес эш түгел.Үз ана телеңне өйрәнер өчен ниндидер гариза яз имеш! Каян гына уйлап тапканнардыр инде моны! Ә сез беләсезме, җитмәсә, без бит татар әдәбияты, татар теле дәресләрендә берничә сыйныф бергә шөгыльләнәбез. Ягъни, дәресне бергә үткәрәбез, дип әйтәсем килә. Башка фәннәрне бит берничә сыйныфны бергә кушып укытмыйлар, ә нигә үзебезнен туган телебезне өйрәнергә тиешле вакытны туктаусыз кыскарталар? Ә бит әдәбият дәреслекләрендә укып туймаслык әсәрләр шулкадәр күп!”Бу юллар редакция почтасына килгән мәктәп укучысы язмасыннан. Уйланырга гына түгел, чаң сугарга вакыт!

кадерле тел – үзенең туган теле. Минем өчен дә татар теле – әнә шундый. Туган телебез– борынгы һәм һәр яклап үсеш алган телләрнең берсе. Ул безгә ата-бабаларыбыз аша тапшырылган мирас.
Татар халкының әдәп-кагыйдәләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, милли уеннарын, биюләрен миңа әнием белән әбием өйрәтте. Әнием миңа туган телемне бүләк итсә, мәктәбем үз ана телемдә белем һәм тәрбия бирде. Шуңа күрә дә мин үземнең татар телемне хөрмәт итәм. Татар җырларын бик яратып тыңлыйм һәм үзем дә җырлыйм. Әйе, әйе, җырлыйм! Татар биюләрен яратып биим. "Мин – татар!” – дип горурланып әйтә алам мин.
Без барыбыз да мәдәни затлар булырга телибез. Ә бит ана теленең бөтен гүзәллеген аңлаганда гына, аның иң матур үзенчәлекләрен белгәндә һәм сөйләшкәндә генә без заманыбызның югары мәдәниятле кешеләре була алабыз. Минемчә, шушы зур бәхетне югалтмас өчен, без үзебезнең телне белергә, тирәнрәк өйрәнергә, гасырлар мирасын буыннан-буынга тапшырырга тиешбез.. Шул вакытта гына без үзебезнең туган телебез өчен тыныч була алабыз.
Татар телен ун-унбиш елдан ни көтә? Ул телдә без китаплар укырбызмы, әллә аны музейларда гына күрербезме, яисә бөтенләй онытырбызмы? Юк, моңа һич юл куярга ярамый! Туган татар телебез мәңге яшәсен өчен бүгеннән үк киләчәгебез турында кайгыртырга кирәк. Моны иң башта гаиләдән башлау мөһим, минемчә. Чөнки һәр кешенең җылы учагы – гаилә. Баланың теле гаиләдә ачыла. Аның күңеле ак кәгазь кебек, нәрсә язсаң да, кабул итә. Бала милли тәрбия алсын өчен, беренче чиратта, анасының милли рухлы булуы кирәк. Бала иң элек үз халкының аваз-хәрефләрен ишетсен, күрсен, туган телендәге сүзләрне, җөмләләрне тикшерсен, кечкенә куллары белән иң элек ана телендәге сүзләр язсын.
Һәр нәрсәне йотып алырга әзер торган сабый йөрәгенә мондый тирән эзне иң башта гаиләдә салырга кирәк дип уйлыйм мин. Ә соңрак инде балалар бакчасында һәм мәктәптә дәвам итәргә. Менә нәкъ шуның өчен мәктәпләрдә туган телдә күбрәк укытырга кирәк тә! Ә безнең мәктәпләрдә хәтта башлангыч сыйныфта да уку дәресе атнага бер генә була. Хәрефләрне танып, сүзләрне кушып укып китәр өчен, матур итеп татарча җөмләләр төзеп, сөйләшергә өйрәнер өчен, әлбәттә, бу бик аз. Мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр моны аңламый микәнни?!
Соңгы елларда мәктәптә туган телләрне өйрәнер өчен гариза язарга кирәк дигән закон чыкты. Минемчә, бу бер дә дөрес эш түгел.Үз ана телеңне өйрәнер өчен ниндидер гариза яз имеш! Каян гына уйлап тапканнардыр инде моны! Ә сез беләсезме, җитмәсә, без бит татар әдәбияты, татар теле дәресләрендә берничә сыйныф бергә шөгыльләнәбез. Ягъни, дәресне бергә үткәрәбез, дип әйтәсем килә. Башка фәннәрне бит берничә сыйныфны бергә кушып укытмыйлар, ә нигә үзебезнен туган телебезне өйрәнергә тиешле вакытны туктаусыз кыскарталар? Ә бит әдәбият дәреслекләрендә укып туймаслык әсәрләр шулкадәр күп!
Элек әбиемнәр, әниемнәр мәктәптә барлык фәннәрне дә диярлек татарча укыганнар. Татарча укыдык дип кенә русча белми калмаганнар. Читкә китеп укыганнар, эшкә урнашканнар. Әлеге көндә зур оешмаларда эшләгән туганнарым бар. Һәм алар үзләренең татар теле укытучыларын зур ихтирам хисе белән искә алалар. Бүгенге көндә дә бай хатирәләрен искә төшерәләр, шигырьләрне яттан беләләр, чөнки алар безнең кебек ана телен атнасына бер дәрес кенә укымаганнар, ә 3-4 сәгать өйрәнгәннәр! Мәгариф министрлыгында эшләүчеләргә уйланырга нигез бар дип уйлыйм мин.
Бөек рус педагогы К. Ушинский телнең шәхесне тәрбияләү һәм үстерүдәге әһәмияте турында: “Халыкның теле – аның рухи тормышының иң яхшы, беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге,” – дигән.
Әйе, әйе, туган тел ул чәчәк кебек. Безгә, киләчәк буынга, шул чәчәкне шиңдермәскә кирәк. Ул чәчәкнең таҗлары – без, кешеләр. Ә чәчәкнең уртасы – татар теле, аның тарихы. Ә бит, дуслар, һәр көнне шул чәчәктән бер таҗ өзелә. Ничек дисезме? Чөнки яшьләр үз туган телләрендә сөйләшергә кыенсыналар, күбрәк рус телендә аралашалар. Мәктәпне тәмамлап, шәһәргә укырга киткәч, авылга кайтып русча гына сөйләшкән студентларны әйтер идем инде. Бер-ике ай эчендә туган телне онытып буламыни? Юк, әлбәттә. Туган тел бервакытта да онытылмый ул. Юк, мин рус теленә бер дә каршы түгел, ул – халыкара аралашу теле. Ләкин, шул ук вакытта, һәр кеше үзенең туган телен хөрмәт итәргә тиеш. Хөрмәт итү – ул бүтән милләт вәкилләре арасында, оялмыйча, үз телеңдә сөйләшү дип уйлыйм мин. Башкалар сөйләшә бит үз телендә, ә безгә кем тыйган?! Үз татар җырларыбызны җырламаска, татар биюләребезне биемәскәмени кеше янында?! Нигә оялып торырга?! Ул бит синең туган телең, әткәң-әнкәңнең теле!!!
Минемчә, телен белмәгән кеше тәрбияле дә була алмый. Әйе, хәзерге көндә, иң беренче чиратта, безгә милли горурлык җитеп бетми. Ә бит тел яшәсә – милләт яши, милләт яшәсә – халык яши, дигәннәр борынгылар. Әйе, безнең күбебез татар телен белеп бетермәү сәбәпле, урыс телендә аралашабыз һәм еш кына дөрес төзелмәгән, тупас, фәкыйрь сөйләм төзибез. Нигә аптырыйсыз, мондый сөйләмне хәтта телевизор, радиодан да ишетергә мөмкин. Һәм менә бу безнең сөйләшебездә чагыла да инде. Ә менә мәктәптә, бигрәк тә татар теле дәресләрендә, укытучы апаларыбыз безгә телгә сакчыл караш, телне дөрес булмаган сүзләр белән пычратмыйча, сәнгатьле, матур итеп, иркен сөйләшү осталыгы салырга тырышалар. Районыбызда туган телләр буенча олимпиадалар, конкурслар оештырыла. Бу,әлбәттә, безне шатландыра. Болар барысы да укучыларның белемен арттыру, сөйләмен үстерүтелгә кызыксынуларын арттыру өчен юнәлтелгән.
“Тел – белем ачкычы, ул – акыл баскычы” – дип тә юкка гына әйтми халык.
И газиз ана телем! Синең язмышың – минем язмышым. Синең кичергәнең – минем кичергәнем. Милләтемнең һичнигә алмаштырмаслык йөзек кашы да син.Телне йөзек кашы белән генә чагыштыру да аздыр. Ул – милләтнең җаны. Тел үлсә, милләт тә яшәми. Тел авыру булса, милләт тә чирли. Аны сакларга, кадерләргә кирәк. ”Телен саклаган – башын саклар”, – ди халык. “Үз телен хөрмәтләгән халыкны хөрмәтлиләр,” – дип тә юкка гына әйтмиләр. Безнең, яшь буынның, төп бурычы – туган телне хөрмәт итү, аны саклау, яклау һәм яшәтү!
Алсу ДӘҮЛӘТШИНА,
Ярмәкәй районы Иске Турай урта мәктәбенең Х сыйныф укучысы.
Фото Baltaci.ru сайтыннан алынды.
Читайте нас: