Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 февраль 2020, 23:46

Ач тормый да ябыгып була икән

Белгечләр аппетитны киметә һәм шуның хисабына ябыктыра торган ризыклар исемлеген төзегән.

Американың Корнелль университеты диетологлары кешегә ач тормыйча да ябыгу мөмкинлеге бирә торган киңәшләр бастырып чыгарды. Белгечләр аппетитны киметә һәм шуның хисабына ябыктыра торган ризыклар исемлеген төзегән. Беренче урында – эрбет чикләвеге, алардагы май кислоталары аппетитны җайлау һәм туклану өчен җаваплы гормон эшләнүне арттыра. Диетологлар шулай ук көн саен кайнар ризык ашарга куша, чөнки кайнар ашның исе үк баш миендәге туклану үзәкләренә тәэсир итә һәм ачлык хисен тизрәк баса. Моннан тыш, кәбестә, салат, шпинат кебек яшел яфраклы яшелчәләр дә аппетитны контрольдә тотуга булыша – аларның калорияләре аз, ә үзләрен эшкәртүгә организм шактый күп энергия сарыф итә. Исемлеккә зәйтүн мае да кертелгән, аны кулланганда, калорияле ризыкларга тартылу кими икән. Дөрес ризыклар гына ашаганда, үзеңне формада тотуның бер авырлыгы да юк, дип раслый Америка диетологлары.
Фото: new.vse42.ru
Читайте нас: