Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 февраль 2020, 22:38

“Кара генерал”ның кителе 60 килограмм иде

Башкортстан татарларының “Берлек” оешмасы каршында оешкан Мәрьям Солтанова исемендәге фикер клубы һәм “Рәйхан” оешмасы белән берлектә Бөек Ватан сугышы каһарманы Даян Мурзин шәхесенә һәм батырлыгына багышланган утырыш уздырды.

“Рәйхан” клубы җитәкчесе Халисәктә Мөхәммәдиеваның “Кара генерал” дип аталган фильмын карау белән башланды. Фильмда Даян Мурзинның сугыштагы батырлыклары, Чехословакиядә партизаннар төркеме белән җитәкчелек итүе сурәтләнгән. Башкортстан телевидениесендә күп еллар татарча “Рәйхан” тапшыруын алып барган Халисә Мөхәммәдиева фильмны караганнан соң Даян Мурзинны яхшы белүе, якыннан аралашуы, көрәш юлын һәм тәрҗемәи хәлен тирәнтен өйрәнүе турында сөйләде:
“Кара генерал”ның башы өчен Гитлер өч миллион рейхсмарка акча ышандыра. Ләкин аны тота алмыйлар. Словакиядә партизаннар хәрәкәте белән җитәкчелек иткәндә аның төркеме фашистларның 4 мең сугышчысын тар-мар итә, 60 эшелонын шартлата. Батырлыклары өчен Даян Мурзин Чехословакия Батыры, Чехия, Словакия һәм Моравиянең 16 шәһәренең шәрәфле әгъзасы исеменә лаек була. Сугыш каһарманына СССРның – 12, чит илләрнең 13 медале тапшырыла. Парад кителенең авырлыгы 60 килограммга җитә”.
Утырышта “Кара генерал”ның исемен мәңгеләштерү мәсьәләләре каралды. Уфа урамнарының берсенә аның исемен бирү, туган ягында музей ачу, һәйкәл кую тәкъдим ителде.

Автор фотосы.
Читайте нас: