Кытайда халыкның котын алган коронавирусны Башкортстанга кертмәс өчен чаралар күрелә. Уфада Кытайга очучы рейслар туктатылды. Бары тик Кытайда ялда булган башкортстанлыларны гына кабул итәләр. Әлеге вакытта шундый 12 кеше коронавируста шикләнеп тикшерү узды. Аларда чир табылмады. Якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә Кытайдан Уфага тагын ике рейс кайту көтелә. Кытайдан гына түгел, Азиядән килүче барлык пассажирларны тепловизорлар белән тикшерәләр. Бу тепловизор читтән торып төркем эчендә температурасы булган кешене күрә торган җайланма. Аны термография уздыру дип атыйлар.
Шул ук вакытта Русиядә ике кешенең әлеге чирне эләктерүе дә билгеле. Кытайда исә бу чир белән авыручылар саны ун меңгә җиткән, 213 кеше үлгән.
Уфаның югары уку йортлары студентлары һәм Кытай студентлары арасында кулалмаш практика узу тәҗрибәсе бар. Бүгенге көндә Башкорт медицина университетының 11 аспиранты һәм 3 студенты Харбин шәһәрендә практика уза. Уфада практикадагы Кытай студентларын практика узган мәктәпкә кертүне тыйганнар. Бу ата-аналар таләбе буенча эшләнгән. Ә Кытай студентлары исә аларда әлеге чир таралганчы ук Уфага килгән булганнар.