Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 гыйнвар 2020, 22:40

Васил Шәйхразиев: “Без – бөек халык”

Шушы көннәрдә Татарстан хөкүмәте җитәкчесе урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Башкортстан татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашып китте.

Ул очрашуда алда торган эшләр турында сөйләде. Милли Шура рәисе сүзләренә караганда, алда торган иң зур чараларның берсе – Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләү булса, икенчесе – Татарстан оешуга 100 ел тулуны билгеләү.
– СССР чорында сугыш батырлары саны буенча татарлар илдә урыс, украин һәм белоруслардан кала дүртенче урында иде. Хәзер без урыслардан кала икенче урында. Без бөек татар халкының батырлыгын күрсәтергә тиешбез, – диде Васил Шәйхразиев. Ул татарлар яшәгән барлык төбәкләр һәм илләр буенча җиңү байрагы эстафетасы оештырылачагын да әйтте.
Аннан соң Милли шура рәисе Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан алда торган чаралар турында сөйләде:
– Без – бөек халык, безнең тарихыбыз 100 ел белән генә бетми. Ул 1000 елдан артык. Быел барлыгы 1800 чара уздыру каралган. Бу Татарстанда көн саен алты чара уза дигән сүз.
Милли Шура рәисе агымдагы елда торган зур чаралар арасында Ташкентта узачак Урта Азия, Болгариядә үтәчәк Европа Сабантуйларын, Казанда беренче тапкыр БДБ илләре олимпиадасы узачагын атады. Аннан соң ул сорауларга җавап бирде. Икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин һәм билгеле фермер Хәсән Идиятуллин да Рейхстагка байрак кадаучы Гази Заһитов, генерал Шәйморатов һәм башка кайбер батырларга Русия Батыры исеме бирү кирәклеген күтәрде.
Борай районыннан килгән Өлфәт хәзрәт дингә игътибар бирергә чакырды. Кушнаренкодан килгән Илфир Гәрәев җанисәпкә әзерлек турында сорашты.
Уфа татарлары мәдәниятен торгызу фонды җитәкчесе Наил Хәкимов Уфада Татар йорты төзү кирәклеген әйтеп, ярдәм сорады.
Башкортстан дәүләт телевидениесендә 20 ел буе татар телендә “Рәйхан” тапшыруы алып барган Халисә Мөхәммәдиева тапшыру бетүгә борчылу белдерде, тапшыруны кабат ачу өчен көрәш нәтиҗәләре булмавы, тапшыруны яраткан тамашачыларның “Рәйхан” клубы оештыруын сөйләде. Бүздәк районындагы Килем тарихи-мәдәни үзәге бетерелүгә борчылу белдерде.
Очрашу бик оешкан төстә узды.

Автор фотосы.
Читайте нас: