Интернетта иң күп укылган язмалар көчләү, үтерү кебек вакыйгалар. Димәк, андый язмалар башкаларына караганда кызыклырак. Димәк, андый язмаларга мохтаҗлык зур, күпчелек халыкның эстетик зәвык куәсе төбендә маниакаль канәгатьләнү, маньяклык ята.
Интернеттагы социаль челтәрләрдәге битләренә күпчелек ашарга пешерү рецепты һәм җыр куя. Димәк, алар өчен иң кирәкле шөгыль ашау һәм тамак туйгач җыр тыңлап кинәнү. Дөрес, ябыгу да иң укымлы темаларның берсе. Күпләрне, аеруча, ябыгу өчен нәрсә ашарга кирәклеге кызыксындыра.
Мин Ватсапта күп кенә төркемнәрдә торам. Сыйныфташлар, төркемдәшләр, Башкортстан язучылары һәм башкалар һәм башкалар. Алардан көн саен агылган открыткалар һәм җырларны тазарту өчен күп кенә вакытымны сарыф итәм.
Бездә язучылар әдәбият турында фикер алышуга караганда чәчкә үстерү серләре турында язышуны якынрак күрә. Әдәбиятны хатын-кыз басу галәмәте дияр идем, Татарстан шагыйрәләре һәм язучы хатын-кызлары андый чир белән авырмый.
В контакте челтәренә караганда, күпчелек милләттәшләребез тамадалар һәм җырчылар. Шәп яшибез. Бер-беребезне котлашып, табыннар уздырып җырлый-җырлый милләтебез юкка чыгып бара.
Әйдәгез ашап алыйк, аннары җыр тыңларбыз!