Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 гыйнвар 2020, 15:17

Бүген – Халыкара студентлар көне!

Минем өчен яшьлек – ул студент еллары... Белмим, бу чордан да күңеллерәк, кызыклырак, вакыйгаларга бай чор бар микән?! Имтихан-зачетлар тапшыргандагы кызыклы вакыйгалар, тулай торак “маҗаралар”ы — болар барысы да студент тормышының аерылгысыз бер өлеше. Шуңа да мин Башкорт дәүләт университетының филология факультеты татар-рус бүлегендә уку елларын сагынып искә алам һәм сезнең игътибарга шул еллардан күңелгә уелып калган кызыклы истәлекләрне тәкъдим итәм. Бәйрәм белән, студентлар! Кичәгеләр, бүгенгеләр һәм иртәгәселәр!Фотода: Остазларыбыз Камил ДӘҮЛӘТШИН (сулдан беренче) һәм Әхәт НИГЪМӘТУЛЛИН (сулдан икенче) “Акчарлаклар” әдәби-иҗат түгәрәге утырышын үткәрә. 1993 ел.

IV курста укып йөргән чак. Җәйге сессия вакыты. «Чит илләр әдәбияты» предметы буенча имтихан тапшырабыз. Төрле сәбәпләр аркасында бу дәресләргә йөрү «бәхете» тимәде. Беренчедән, дәресләр шимбә көнгә туры килгәнлектән, мин аларга йөри алмадым, чөнки еш кына авылга кайта идем. Икенчедән, яшерен-батырын түгел, ялкаулык та көчле — шимбә лекцияләренә йөрергә мин «дүрәк» түгел идем. Кыскасы, бер генә лекциягә дә килмәдем.

Ярар, имтихан көне килеп җитте. Группабыз дер калтырап әзерләнеп утыра. Курсташ кызларымнан укытучының фамилиясен сорап белештем. Ишимбаева булып чыкты ул. Экзаменатор ханым алдына килеп бастым.

— А вы что здесь делаете? Я Вас впервые вижу!— димәсенме бу.
Мин дә төшеп калганнардан түгел бит инде.

— А чему удивляться? Я Вас тоже впервые вижу,— дип җавапладым моңа.

Ханым минем самими йөземә карап торды-торды да шаркылдап көлеп җибәрде һәм билет алып хәзерләнергә рөхсәт итте. Нәтиҗәдә, мин төркемебездән берүзем имтиханны «бишле»гә тапшырып чыктым. Сәламәт юморның барлык киртәләрне дә җиңеп чыга алуына мин шул вакыйгадан соң 100 процентка ышандым.

* * *
Студент чактан калган тагын бер истәлек. II курс. Философия фәнен өйрәнәбез. Лекцияләр курсын гаять белемле философ, халыкара Фихте җәмгыяте президенты, фән докторы, профессор Аркадий Викторович Лукьянов алып бара. Гаять юаш, нечкә күңелле абзый иде ул. Дәресләре гел иртән, сәгать сигездән куелганга, моның лекцияләренә группаның яртысыннан артыгы йөри башлады. Без, егетләр, шулай ук коллективтан аерылмыйбыз бит инде. Философия дәресләрен караватка кырын ятып, иртәнге төшләребездә генә күрергә гадәтләнеп киттем. Күпмедер вакыт узгач, беркайчан да дәрес калдырмаучы «коммунист» кушаматлы курсташларыбыз безгә хәвефле хәбәр җиткерделәр:

— Аркадий Викторович иртәгә барлык студентлар да лекциягә мотлак рәвештә килсеннәр,— дип хәбәр итәргә кушты. Бик мөһим тема, ди. Дәрескә килмәгәннәр имтиханга кертелмәячәк икән.

Безнең кот ботка төште. Таң йокыларыбызны бүлеп, сәгать иртәнге җидедә сикереп тордык та бүлмәдәшем Илсур Мансуров (хәзерге көндә БДУның Стәрлетамак филиалында кафедра мөдире) белән университетка ашыктык. Бардык. Аудитория шыгрым тулы. Филология факультетындагы өч урыс һәм бер татар төркеменең барлык «прогульщиклары» күзләрен ышкып утыралар.

Берзаман лекция башланганын хәбәр итеп кыңгырау шылтырады һәм аудиториягә профессор Лукьянов килеп керде. Кулына скрипка футляры тоткан. Аудиториянең шыгрым тулы булуын күргәч, ул елмаеп ук җибәрде:
— Барыгызның да җыелуыгыз бик яхшы. Бүген мин сезнең игътибарыгызга Бетховенның фәләненче симфониясен уйнап күрсәтәчәкмен.

Безнең ис-акыл китте. Аптырашып Илсур белән бер-беребезгә карашып утырабыз. Шушы булдымыни инде бик мөһим лекция? Шулай да бераздан: «Әйбәт булды әле бу, ичмасам, моңлы скрипка тавышы астында рәхәтләнеп черем итеп алырбыз»,— дигән фикергә килдек.

Ләкин Аркадий Викторович скрипкада уйный башлагач, барлык татлы хыялларыбыз юкка чыкты. Аның уйнау сәләте түбән булгандырмы, әллә классик музыка безнең «Әйтмә син авыр сүз»дән башканы ишетмәгән колакларыбызга туры килмәгәндерме, белмим. «Эт эченә сары май ярамый»,— ди бит халык. Ләкин аның уйнавы безгә үтмәс пычкы белән агач кисүне хәтерләтә иде. Шулай итеп эчебездән генә сүгенә-сүгенә дүрт сәгать вакытыбызны үткәрдек. Ә аннан, дәрес бетүенә чиксез шатланышып, укытучыбызга «рәхмәт»ләр укый-укый, тулай торагыбызга кайтып киттек.

Шуннан бирле мин «мөһим җыелыш», «мөһим утырыш», «килү мотлак» дигән сүзләрне ишетсәм, дертләп китәм. Хәтеремә шунда ук Аркадий Викторовичның «дәресе» килеп төшә. Мин булган һәм булмаган сәбәпләр табып, мондый «мөһим» әйберләрдән качарга тырышам.
Фото Илдус ФАЗЛЕТДИНОВның шәхси архивыннан.
Читайте нас: