Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 гыйнвар 2020, 16:23

Беренче коймак төерле булмады

“Тел һәм мәдәниятара бәйләнешләр” профиле буенча магистратураның читтән торып уку бүлеге Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы каршында 2017 елның җәендә ачылган иде. Магистратура программасы буенча читтән торып уку вакыты ике ел ярым тәшкил итте. Бүген бүлекнең тәүге чыгарылыш студентлары үзләренең магистрлык диссертацияләрен яклады.

Бу бәхетле мизгелгә кадәр бүлекнең ике магистранты килеп җитте. Сан азлыгына карамагыз. Беренчедән, магистратура программасы үзе үк төркемнәрнең зур булмавын таләп итә. Икенчедән, татар халкының “бер булсын, берәгәйле булсын!” дигән әйтемен дә истән чыгарырга ярамый. Ул бүген яклауга чыккан магистрантлар мисалында үзенең дөреслеген тагын бер тапкыр раслады.
Аларның беренчесе – Айгөл Рәшит кызы АХУНОВА, 27 еллык хезмәт стажы булган тәҗрибәле педагог, Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы, бүген Уфаның 84нче Татар гимназиясендә башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Моңа кадәр Айгөл Рәшит кызы “Ел укытучысы” исеменә дә лаек булган иде. Бүген исә ул “Татар телен икенче тел буларак өйрәтүдә уку эшчәнлеген мотивлаштыручы ысул һәм алымнар” темасы буенча язылган гыйльми хезмәтен яклап, абруйлы Дәүләт комиссиясе алдында үз хезмәт тәҗрибәсе белән бүлеште. Һәм, әйтергә кирәк, сынатмады, тикшеренүен “бишле”гә яклады.
Магистрантларның икенчесе Рәис Риза улы БАКИЕВ – бик үзенчәлекле шәхес. Беренчедән, бүген ул өченче белгечлек буенча югары белемгә ия булды. Моңа кадәр Рәис Риза улы башта – техник, соңыннан юридик белгечлек буенча диплом алган булган. Хәзер инде боларга филолог дипломы да өстәлде. Икенчедән, ул бүген Эчке эшләр министрлыгы системасында эшли, подполковник дәрәҗәсенә ия. Шул ук вакытта, Рәис – әдәбиятка гашыйк, аны китаплардан аерып булмый. Өченчедән, ул – чын балыкчы. Моны мин юкка гына аерып язмыйм, чөнки магистрант үзенең фәнни хезмәт темасы итеп нәкъ шул өлкәне сайлаган. Ул “Татар телендә балык атамалары: лексик-семантик һәм лингвомәдәни аспектлар” дип аталган магистрлык диссертациясен “дүртле” билгесенә яклады.
Ике магистрант та эчкерсез мөнәсәбәте, фәнни-методик ярдәме, эзләнүләргә юнәлеш бирүе, кешелеклелеге өчен үзләренең гыйльми җитәчеләре педагогика фәннәре кандидаты, доцент Лилия Рәшит кызы СӘГЫЙДУЛЛИНАга чиксез рәхмәтле.
Башкорт дәүләт университетындагы татар теле һәм әдәбияты буенча магистратура быел да үзенә яңа студентлар кабул итәчәк. Өстәп шуны да әйтик: 2020 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетындагы татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы каршында читтән торып уку бүлеге кабаттан ачыла. Ул татар теле һәм әдәбияты, рус теле укытучыларын әзерләячәк. Биредә дәүләт бюджеты исәбенә 15 кеше белем алачак.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.
Читайте нас: