Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2020, 22:47

Аю-бүреләр баш калкыта

Салават районында бүре, Иглин районында йокыдан уянган аю район халкының котын алган.

Башкортстанның Салават районында Язгы Юрт авылында яшәүчеләрне бүре куркытып тоткан. Ерткыч берничә көн авыл тирәсендә иснәнеп йөргән. Бүрене Нәсибаш авылыннан егерь Әскәр Кутушкин берничә көн сагалап трганнан соң атып үтергән. Аның сүзләренчә, бүрене аулау җиңел бирелмәгән. Бүре яшь һәм җитез, басуда кар аз булу сәбәпле, ерткыч озак вакытлар эзәрлекләүдән качып йөргән.
Иглин районында исә аю йокыдан уянып район халкының котын алган. Аюдан курку сәбәпле, ата-аналар балаларын мәктәпләргә йөртмәгән. Аю күренгән урынга МЧС хезмәткәрләре һәм егерьлар җибәрелгән. Алар, шаһитлар күрсәтмәләре буенча, каргизгечләрдә территорияне тикшереп чыккан. Озакламый аю Яңа Иглин янындагы кырда атып үтерелә. Урындагы ветклиника ветеринарлары аюның котыру авыруы белән чирләгәнме-юкмы икәнлеген ачыклаячак.
Аюның уянуын аномаль җылы һава торышы белән аңлаталар.

“На земле Салавата” гәзите фотосы.
Читайте нас: