Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 гыйнвар 2020, 22:04

Песи коткарырга агач башына менгән кызның үзен коткарганнар

Малай чагым булса, мин бу кыз белән песине ничек төшерергә белер идем...

Узган елны Уфа коткаручылары 25 эт, 44 песи, 27 ярканат, 3 елан, 7 кош һәм бер ат белән сусарга ярдәм күрсәткәннәр.
Иң күбе песиләргә күрсәтелгән ярдәм. Мәсәлән, Уфада бер кыз агач башына менеп китеп төшә алмый кычкырып утырган песие артыннан үзе менгән. Менгән саен, песие дә югарырак үрли барган. Шуннан кыз аска караса, коты очкан һәм кире үзе генә төшә алмавын аңлап, телефоннан коткаручыларга шалтыраткан. Уфа коткаручылары тиз арада килеп җитеп кызны да, песине дә җиргә бастырган.
Малай чагымда безнең песи белән дә шундый хәл булган иде. Бакчада ут баганасы бар иде. Ул әлеге баганалар кебек биек түгел, агач багана. Кыш көне песи шуның иң очына менеп утырды да кычкырырга тртынды. Мин чакырып-чакырып та төшерә алмагач, аңа кар ыргыта башладым. Кар тиеп песи җиргә килеп төште. Аңа, әлбәттә, берни дә булмады. Чөнки песиләр биеклектән төшкәндә сырт белән шапылдап килеп төшми, ә аякка басучан.
Малай чагым булса, мин бу кыз белән песине ничек төшерергә белер идем...

myaltai.com фотосы.
Читайте нас: