Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар 2020, 22:16

Иске төрки теле дәресләренә халык кырылып йөри

Дәресләрне китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк басмалар бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Флүр Сибәгатов алып бара. Ул дәресләрне көлкеле-мәзәк хәлләр сөйләп, җор тел белән бик кызыклы итеп алып бара, шуңа очраклы гына йөри башлаган кеше дә укулар беткәнче йөрергә мәҗбүр.

Республиканың Зәки Вәлиди исемендәге милли китапханәсендә иске төрки телне өйрәнү курслары эшли башлады. Беренче дәрес Яңа ел ялларының соңгы көнендә – 8 гыйнвар узган иде. Икенчесе 15 гыйнвар үтте. Чара башында утызга якын кеше җыелса, дәрес азагына аларның саны иллегә җитте, утырыр урын бетеп, хәтта басып торучылар да булды.
Дәресләрне китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк басмалар бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Флүр Сибәгатов алып бара. Ул дәресләрне көлкеле-мәзәк хәлләр сөйләп, җор тел белән бик кызыклы итеп алып бара, шуңа очраклы гына йөри башлаган кеше дә укулар беткәнче йөрергә мәҗбүр. Икенче дәрестә укучылар күп булу сәбәпле, төркемне икегә бүлеп уздырырга булдылар.
– Без барлыгы ун дәрес уздырырга җыенабыз. Соңгы вакытта кешеләрнең латин, гарәп имлясы, борынгы төрки теле белән кызыксынуы артты. Гомум күпчелек татарда да, башкортта да үзенең тарихын, үткәнен белү теләге көчле. Кемдер мәчетләргә йөреп укый алмый, бу дәресләр алар өчен тәгаенләнгән. Китапханә бу чараны үз максатында, үз тырышлыгы белән бушлай уздыра, – диде дәресләрне алып барган китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк басмалар бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Флүр Сибәгатов.

Автор фотосы.
Читайте нас: