Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 гыйнвар 2020, 23:15

Кулланышта булган чыршыларны мандарин-әфлисуннарга алыштыралар

Уфада “Чыршы-йомычка” экологик акциясе бара.

Бүген, 14 гыйнварда, Уфа хакимиятендәге оператив киңәшмәдә шәһәр халкының утильләштерү өчен тапшырылган чыршыларның киләчәк язмышын ачыкладылар. Мэриядә аныклап узуларынча, “Чыршы һәм йомычка” акциясе Уфада беренче тапкыр гына үткәрелми.
Шәһәр тормышын тәэмин итү идарәсенең Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау бүлеге башлыгы Ольга Филева сүзләренә караганда, акциянең беренче ике көнендә инде 800дән артык чыршы, пихта һәм нарат җыелган. Узган елда бөтен акция барышында меңгә якын чыршы җыелган иде.
Чыршыга алмашка уфалыларга әфлисуннар, мандариннар яки яңа ел сувенирлары тапшырыла.
Утильләштергәннән соң җыелган чыршылардан “Кроношпан” комбинатында мебель җитештерү өчен агач оныннан плитәләр эшләнәчәк, ә Горзеленхоз чыршыларны вак таш белән эшкәртергә һәм киләчәктә туфракның сыйфатын яхшырту өчен файдаланырга ниятли.
Акция ай ахырына кадәр дәвам итәчәк. Чара ял көннәрендә генә уза, алдагысы Миңнегали Гобәйдуллин урамы, 6 адресы буенча урнашкан сәүдә комплекслары мәйданчыкларында һәм Һәдия Дәүләтшина бульвары, 11/1 адресы буенча узачак. Ул урыннарда, шулай ук, күңел ачу чаралары да үтәчәк. Чыршы җыю һәм бүләк тарату 12.00 сәгатьтә башлана.
Уфаның Дим районы урамнары буйлап чыршы җыю өчен күчмә “Елкомобиль” йөриячәк.

Уфа хакимиятенең матбугат үзәге фотосы.
Читайте нас: