Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 гыйнвар 2020, 23:19

Искечә Яңа ел уздыру тарихы

13-14 гыйнвар төнендә искечә Яңа елны уздыручылар бар. Шампан шәраблары белән “аяк терәп” тә каршы алучыларны беләм. Бу бәйрәм җитмәүдәндер инде, югыйсә, 9 гыйнварга кадәр бәйрәм итү аз булды бит.

Яңа елны ике тапкыр каршы алуыбыз өчен Урыс Православ чиркәвенә рәхмәт укырга кирәк. Эш шунда, 1918 елда Русиядә башка илләрдә 1582 елдан бирле яшәп килгән яңа Григориан календаре кертелгән. Чиркәү бу яңалыкны танымаган һәм Юлиан календаре буенча, ягъни “иске стиль”дә билгеләвен дәвам иткән. Шуның белән ике Яңа ел, ике Раштуа үткәрә башлаганнар.
Бүген Русия белән бер үк вакытта Белоруссия һәм Украинада, Сербия һәм Македониядә, Черногория һәм Грузиядә, шулай ук Казахстанда (халыкның 40%ы) һәм Швейцариянең немец кантоннарында Иске Яңа елны билгеләп үтәләр. Бу җирле чиркәүләрнең элеккечә үк Юлиан календаре буенча яшәве, яки халык иске елдан яңасына күчүне кабул итмәү традицияләрен онытмауга бәйле.
Ярый әле башка бәйрәмнәр ике тапкыр билгеләнми. Югыйсә, ике тапкыр Хатын-кызлар көнен уздыру ир-атларга шактый кыенга төшәр иде. Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрнең елына ике тапкыр урамга чыгуы да күңелле хәл түгел. Чөнки елына ике тапкыр өйләрдә качып ятарга туры килер иде. Ә менә ике тапкыр туган көн уздырып, бүләк җыю, яки 1 апрель көлке көнен 15 апрель кабат уздырып кеше алдау күңелле булыр иде. Бер тапкырга караганда елына ике тапкыр алдау әйбәт булыр иде. Дөрес, депутатлар һәм кайбер җитәкчеләр бу көнне ел буы уздыра.
Goodfon.ru фотосы.
Читайте нас: