Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 гыйнвар 2020, 23:13

Дуңгыз елындагы югалтулар

Узган 2019 Дуңгыз елы татар һәм башкорт халыклары өчен югалтуларсыз узмады.

Ел башы белән татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров 83 яшендә бакыйлыкка күчте. Башкортстан күренекле башкорт җырчысы Рамазан Йәнбәковсыз калды. 82 яшендә СССРның халык артисты Гөлли Мөбәрәкова озакка сузылган авырудан соң мәрхүм булды. Шулай ук озак авырудан соң Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театры артисты, Русиянең һәм Башкорстанның халык артисты Заһир Вәлитов арабыздан китте.
Сәнгать әһелләреннән Татарстанда яшәүче Рафаэль Сәхәбиев, актриса Исламия Мәхмүтовалар бакыйлыкка күчте.
Язучылар да арабыздан китте. Узган ел Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбай һәм халык язучысы Талха Гыйниятуллинны алып китте. Шулай ук Муса Сираҗи, Мостай Кәримнең улы, Мәскәүдә яшәүче язучы, тәрҗемәче һәм журналист Илгиз Кәримов 77 яшендә вафат булды. Казандагы каләмдәшләрдән Мөсәгыйть Хәбибуллин, Җәүдәт Дәрзаман, драматург Әмир Камалиев та бакыйлыкка күчте. Якташыбыз, чыгышы белән Башкортстанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылыннан булган, бүгенге көндә Сембердә яшәүче журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Айрат Ибраһим да узган елның 18 апрелендә җир куенына тапшырылды. Күренекле журналист, хокукчы Эдвард Мурзин нибары 56 яшендә Америкада чагында йоклаган килеш вафат булды. Җәмәгать эшлеклесе, татар-башкорт халыклары арасында дуслыкны ныгыту өчен җанын фида кылып йөргән Чаллыда яшәүче Маузир Гыйниятуллин да узган ел вафат булды.
Дин әһелләре арасындагы иң зур югалту – Башкортстанның тәүге мөфтие Нурмөхәммәт Нигъмәтуллинның үлеме булса, хәрбиләр арасындагы югалту – армия генералы Мәхмүт Гәрәевның вафаты.
Узган ел шулай ук башка бик күп күренекле татар һәм башкорт милләттәшләребезне арабыздан алып китте. Мәрхүмнәрнең урыннары җәннәттә булсын. Бу елда югалтулар гаиләләребезгә кагылмасын.
Автор фотосы.
Читайте нас: