Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар 2020, 23:56

Ел буе сәламәт булырга теләгәннәр өчен махсус язма

11 гыйнвар халыкара “рәхмәт” көне.

11 гыйнвар халыкара “рәхмәт” көне. Ул БМО һәм ЮНЕСКО тарафыннан гамәлгә кертелгән. Бу сүзнең тарихына килгәндә, “рәхмәт”не беренче тапкыр 1586 елда бер француз әйтә диелгән. Аның “рәхмәте” өч сүздән торган. Төрки этимология белгечләре бу сүзнең французларга кадәр үк монгол гаскәриләрендә кулланылуын да билгели. Димәк, безнең “рәхмәт” тагы да өлкәнрәк.
Бу дөньяда әлеге сүзне әйтмәгән кеше юктыр. Без барыбыз да рәхмәтле. Иң башта нәкъ безнең яралуыбыз өчен әти-әни һәм язмышка рәхмәтле.
Казанда яшәүче шагыйрь, язучы-эзтабар, журналист, мөхәррир булып эшләгән Шаһинур абый Мостафинны беләм. Мин аны беренче күргәч тә ул мине кат-кат рәхмәткә күмгән иде. Баксаң, бу аның яратып кат-кат әйтүе икән. Шуңа аны “Рәхмәт абый” дип тә йөртәләр.
Әлеге сүзне ачуланганда “үәт, рәхмәт төшкере!” дип башка мәгънәдә әйткән кешене дә ишеткән булды. Ачуланган кешенең сүгенүгә караганда, шундый рәхмәтен ишетү күңеллерәк ич. Безнең кайбер артистларның бик яман сүгенүен беләм. Шушы сүз белән сүгенсеннәр иде алар.
Гомумән, “рәхимлелек” сүзе , “Аллаһ рәхмәте төшсен” дигән гыйбарә бездә борын-борыннан кулланылган.
“Бер рәхмәт мең бәладән коткара”, диләр. Бәлаләр килмәсен, рәхмәткә күмелеп яшик, бер-беребезгә рәхмәтле булыйк.
Бу язмага репост ясаучыга мин дә рәхмәт укыячакмын.
Рәхмәт барыгызга да!

Unfourok.ru фотосы.
Читайте нас: