Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 гыйнвар 2020, 23:52

Без чуваш, мари, удмуртлардан ким түгел. Бездә дә милли киемнәр бар!

Һәр яңа ел мәктәп укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы белән ачыла. Быел ул 9-10 гыйнвар көннәрендә узды.

Узган елны бу чарада 114 бала катнашса, быел 120 укучы туган тел буенча белемен күрсәтте. Олимпиадада өч бирем буенча сынау тоттылар. Башкорт дәүләт университеты Стәрлетамак бүлекчәсенең татар-чуваш кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Илсур Мансуров бу биремнәрне шулай аңлатты:
– Беренче бирем инша иде, күп кенә эшләр яхшы, матур фикерләр бар иде, хаталар да аз булды. Укучылар биш теманың берсен сайлап инша язды. Икенчесе – викторина, анда ун сорау. Аның бишесе – тел, бишесе әдәбият буенча. Өченче бирем – диалог. Бу биремдә ике бала тәкъдим ителгән темага сөйләшү алып бара.
Олимпиаданың жюри рәисе, Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедасы мөдире, профессор Илшат Насипов быелгы чараның үзенчәлекләре турында фикерләре белән бүлеште:
– Быелгы олимпиаданың үзенчәлеге – татар мәктәпләреннән килүче балаларның аз булуы. 120 баланың нибары 22се генә татар мәктәбендә укучылар. Бу барлык узган олимпиадалар буенча иң түбән күрсәткеч. Әлеге күренеш безне бик борчуга сала, – диде Илшат Насипов. Ул балаларның белем дәрәҗәсен түбән дип исәпләми. – Гомумән, телебез бетми икән әле, яхшы итеп эшләүче укытучыларыбыз бар икән дип шатланам.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча 42 бала җиңүче һәм призер дип игълан ителде. Алар арасында “Тулпар” хезмәткәре Илдус Фазлетдиновның кызы Ләйсән дә бар. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Алар Казанда узачак төбәкәкара ярышта катнашу хокукы да алды.
Олимпиада быел да Касыйм Дәүләткилдиев исемендәге республика сәнгать интернат-гимназиясендә үтте. Гимназиядә бер үк вакытта татар балаларыннан тыш, чуваш, мари һәм удмурт укучылары да туган тел белүдә көч сынады. Чуваш, мари, удмурт укучылары арасында милли киемнәрдән килүчеләр дә бик күп иде. Йөздән артык татар укучысының милли киемнән килүе минем өчен могҗиза булыр иде. Киләчәктә, һичьюгы, кызлар – калфак, егетләр түбәтәй киеп килсәләр миллилек, бәйрәм рухы ныграк булыр иде дип уйлыйм.

Автор фотосы.
Читайте нас: