Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 гыйнвар 2020, 23:54

Уррра! Исерткеч эчемлекләргә чикләү бетерелде!

7 гыйнвардан Башкортстанда исерткеч эчемлекләр сатуга барлык чикләүләр бетерелде.

Чикләүләр буенча Башкортстан парламенты гыйнвар бәйрәмнәре чорында алкоголь сатуны чикләүче канун кабул иткән иде. Республика канунына кертелгән төзәтмәләргә ярашлы, 3 гыйнварда спиртлы эчемлекләр сатуны тулысынча тыю гамәлдә булды, ә 4, 5 һәм 6 гыйнварда 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр генә хәмер сату рөхсәт ителгән иде. Нәтиҗәдә халык кибетләрнең “хәмер расписаниесен” белү сәбәпле, күпчелек алдан “коралланып” куйды. Инде чикләүләр бетте, тулы ирек.
Әлеге чикләүләр барыбер нәтиҗәсез калмады: агымдагы бәйрәм көннәрендә “кырын салучылар” азрак күзгә чалынды. Ә 3 гыйнвар исерткеч эчемлекләр тулысынча сатылмау аңа бәйле кешеләрне айнырга да булышлык иткән.
Ә легаль булмаган исерткеч эчемлекләр сатучыларга каршы көрәш игълан ителгән иде. Андый эчемлекләр сату һәм җитештерү урыны турында мәгълүмат бирүчеләргә акчалата премияләр дә ышандырганнар иде.
Автор фотосы.
Читайте нас: