Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 гыйнвар 2020, 17:05

Узган дуңгыз елының дуңгызлыклары булмады диярлек

Узган 2019 елда Башкортстанда дөньяны селкетерлек зур хәл-вакыйгалар булмады.

Шулай да республика өчен кайбер мөһим һәм кызу хәл-вакыйгаларны билгеләргә мөмкин.
2019 ел Сибай шәһәре янында урнашкан Учалы тау баектыру комбинатының шахтасында мәгъдән пыскып янып, һава күкерт диоксиды белән агулану сәбәпле, вакыйга ел буе игътибар үзәгендә булды. Рәсми чыганаклар проблеманың хәл ителүен хәбәр итсә дә, шахтада янгын тулысынча туктамаган. Химия фәннәре докторы Марс Сәфәров һәм башка экологлар шахталарны тулысынча су белән тутырырга тәкъдим итә. Алар фикеренчә, шунсыз янгынны сүндереп булмый. Ләкин шахталарда чимал калу сәбәпле, аларда эш дәвам итә.
2019 елның 8 сентябрендә узган сайлауларда моңа кадәр вакытлыча вазифа биләгән Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы итеп сайланды. Ул сайлаучыларның 82 процент тавышын җыйды.
Башкортстанда яңа уку елыннан мәктәпләр биш көнлек уку атналыгына күчте.
Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров беренче тапкыр мөселман дини бәйрәмендә катнашып, Ураза гаетендә намаз укыды.
Узган ел юбилейларга бай булды. Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел тулды. Китап нәшрияты – 100, Башкортстан Язучылар берлеге 85 еллыгын уздырды. Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 еллык та республика дәрәҗәсендә зурлап билгеләнде.
Автор фотосы.
Читайте нас: