Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 декабрь 2019, 18:39

Черек башлы балык...

Сигез кешене атып үтергән Рамил Шәмсетдинов бабайчылыктан зыян күрүче буларак тикшерелә.

Байкал артында урнашкан хәрби частьта сигез кешене атып үтергән Рамил Шәмсетдиновның адвокаты Руслан Нәгыев яклаучысының бабайчылыктан зыян күрүче дип танылуын хәбәр итте.
Рамил Шәмсетдиновың адвокаты Рамил хезмәт иткән частьта хәрби кагыйдәләргә туры килмәгән мөнәсәбәтләр булуы, тагын берничә солдатның бабайчылыктан зыян күрүе ачыклануын да хәбәр иткән. Җинаять эше Русия Федерациясе Җинаять кодексының 335 мәддәсе (хәрби хезмәткәрләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең устав кагыйдәләрен бозу) буенча кузгатылган.
Җинаять эшенең кайсылай борылыш алуы билгесез. Егеткә психолог-психиатрик экспертиза үткәреләчәк. Әгәр экспертиза аның аффект хәлендә җинаять кылуын таныса, иректән мәхрүм итү биш ел чамасы булуы ихтимал. Әгәр дә инде аффект танылмаса, аңа гомерлек төрмә яный.
Билгеле булуынча, әгәр Рамил Шәмсетдинов тәртипле урынга эләкккән булса, мондый хәлләр килеп чыкмас иде. Төп гаеп – Русия армиясендәге тәртипсезлек. Үзен, намусын саклап кеше үтерүне аклап булмый, ләкин бу хәлне китереп чыгарган сәбәпләрне тикшерү, армиядәге тәртипсезлекне бетерү турында уйларга вакыттыр. Тик ил буенча барган тәртипсезлекне тану урынына бер кешене гаепләү җиңелрәк. Ә бит бер бала турникта зыян күрсә, илдәге бар турникларны тикшерә башлыйлар, бер ял үзәгендә янгын чыкса, дәррәү ял үзәкләрен тикшерергә тотыналар. Ә нигә илдәге барлык хәрби частьлардагы бабайчылыкны бетерү турында уйламаска? Балык башыннан черек...
Читайте нас: