Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 декабрь 2019, 14:36

Татарларның җыелган чагы

Башкортстан татарлары беренче тапкыр зурлап Яңа ел мәҗлесе уздырды.

14 декабрь Башкортстан татарлары конгрессы Яңа ел бәйрәме уңаеннан мәҗлес уздырды. Анда 150гә якын кеше катнашты. Чараны ачып Алик Локманов татарларны җыеп Яңа ел уздыру турында гомер буе хыяллануы, ниһаять, аның тормышка ашуын әйтте. Бу Алик Локмановның гына түгел, бик күпләрнең хыялы. Анда галимнәр, шагыйрьләр, язучылар, Башкортстан татарлары конгрессының районнардагы бүлекчәләре җитәкчеләре, “Сәхибҗамал” һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмалары, Башкортстан татар иҗтимагый үзәге, Башкортстан татар морзалары һәм башка оешма вәкилләре, эшкуарлар, милли зыялылар, матбугат вәкилләре катнашты.
Чыгышлар җыр һәм биюләр белән үрелеп барды. Анда милли үзаңны күтәрү, татар милләте белән горурлану тойгысы тәрбияләү һәм башка милләтпәрвәр фикерләр яңгырады. Мәҗлескә җыр-моң ияләреннән Нәзифә Кадыйрова, Фән Вәлиәхмәтов, Идрис Кәлимуллин, Дамира Сәетова, Рәсимә Гайфуллина, Флера Шәрипова, Салават Әхсәнов һәм башка артистлар ямь өстәде. Мәҗлесне Айрат Халиков алып барды.
Табындагы иң каты эчемлек кымыз булды.
Чара алдыннан Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының оешманың районнардагы бүлекчәләре рәисләре катнашлыгында киңәйтелгән утырышы узды. Анда 2019 елдагы оешма эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды, 2020 елга эш планы кабул ителде. Утырышта район бүлекчәләре җитәкчеләре проблемалар хакында сөйләде, аларны чишү юллары тикшерелде.
Чарада Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев та катнашты һәм Мәскәүдәге татар җәмәгатьчелеге эшчәнлеге белән таныштырды:
Бик күп чаралар уздырабыз һәм аларны яздырып Ютубка куябыз. Бер елда 100 чара уздырганбыз. Бер татарга карап тоташ милләт турында фикер туа. Мәсәлән, таксист татар милләтеннән икән, аның машинасы иң таза машина булырга тиеш. Безнең милләт бай булырга тиеш. Үзеннән артканын милләткә, мәсәлән, шәхси балалар бакчалары ачарга тотса, нинди файдалы булыр иде,– дип сөйләде Мәскәү кунагы Рөстәм Ямалиев.
Читайте нас: