Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 декабрь 2019, 07:50

Бүген – башкорт теле бәйрәме!

Бүгеннән башлап 14 декабрь республикада ел саен “Башкорт теле көне” буларак билгеләнәчәк. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров бу хактагы Указга Башкортстанда дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен саклау һәм үстерү Программасына нигезләнеп кул куйды. Бәйрәмнең девизы – “Башкортча уйлыйм, башкортча сөйләшәм!”.

Бүген республикада һәм Уфада башкорт теленең кулланылыштагы ролен күтәрүгә юнәлтелгән күптөрле чаралар оештырылачак. Аерым алганда, БДПУ каршындагы мәйданда мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салыначак. Ә М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында башкорт теле һәм әдәбияты буенча республика ачык дәресе узачак. Ул YouTube-каналда онлайн трансляцияләнәчәк.
Төштән соң Уфаның "Мега", "Ультра" сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә һәм "Башкирия" лайфстайл-үзәгендә башкорт биюе дәресләре узачак, башкорт телендә мобиль кушымталар һәм грант проектлары тәкъдим ителәчәк. Шулай ук концертлар, башкорт ШТК (“Шаяннар, тапкырлар клубы) командалары ярышы үтәчәк, кечкенәләр өчен «Балалар театры» мәйданчыгы оештырылачак.
Читайте нас: