Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 декабрь 2019, 08:05

Сан сыйфатка әверелсен!

Русия Президенты Владимир Путинның Указы буенча, 2020 елның 1-31 октябрендә илдә халык исәбен алу үтәчәк. Бу – ил тарихында оештырылган уникенче җанисәп. Аның нәтиҗәләре халыкның милли составын, яшәү чыганакларын, тормыш дәрәҗәсен, торлак шартларын белү һәм шуның нигезендә дәүләтнең үсеш стратегиясен булдыру өчен хезмәт итәчәк. Әлеге чараның мөһимлеген Президент үзенең Федераль Җыелышка еллык Юлламасында тагын бер тапкыр ассызыклаган иде.

Җанисәп бланкларындагы сораулар тугыз блокка бүленгән. Аларның беренчесе респондентның кайсы ил гражданы булуын ачыклауга юнәлтелгән. Икенчесе аның җенесе, яше кебек социаль-демографик күрсәткечләрне ачыклый. Аннан соң чират кешенең торлак шартларын ачыклауга килеп җитә. Дүртенче блок – яшәү чыганаклары турында мәгълүматлар. Биредә “хезмәт хакы”, “эшкуарлык хезмәте, үзмәшгульлек”, “үзе өчен товарлар җитештерү” кебек әзер җаваплар бар. Респондентка алар арасыннан үзенә туры килгәнен сайлап кына алырга кирәк. Шуннан соң килгән “Мәшгульлек” блогында “Сезнең төп эшегез кайда?” соравы конкретлаштырылган. Чөнки хәзер ике-өч эштә эшләүчеләр шактый.
Чираттагы блок халыкның белем дәрәҗәсен ачыклауга юнәлтелгән. Монда да үзгәрешләр бар: мәсәлән, “мәктәпкәчә белем” графасы өстәлгән, “урта һөнәри белем” графасы “квалификацияле эшче, хезмәткәр” һәм “урта звено белгече” дигән пунктларга бүленгән. Аннан соң килгән “Миграция” блогында соңгы елларда илдә барган күчеш процессларына бәйле сораулар урнаштырылган. Шуны да әйтик, алдагы елда узачак җанисәп кампаниясендә кешенең паспорты буенча кайда теркәлүе мөһим түгел. Кешенең төп яшәү урыны кайда – ул шул җирлектә исәпкә алынырга тиеш. Чөнки респондент бер җирдә теркәлеп, икенче урында яшәргә дә мөмкин. Нәтиҗәдә, андыйларның җанисәп вакытында ике урында исәпкә алыну, яки бөтенләй бу кампаниядән читтә калу ихтималлыгы да бар. Моңа юл куярга ярамый!
Болардан тыш халык исәбен алуда кешеләрнең милли нисбәте тикшереләчәк. Соңгы блок исә аларның тел белү һм аны куллану дәрәҗәсен ачыклауга юнәлтелгән. Монда да яңалык бар. Элек халыкның нинди телләрне белүе генә тикшерелсә, хәзер аларның тормышта кулланылыш рәвеше дә анализланачак.
Яңалыклар болар белән генә бетми. Иң мөһиме: компьютер, заман технологияләре, интернет белән таныш кешеләр махсус сан алучыларны көтеп, өйләренә кертеп тормыйча, җанисәп кәгазьләрен “Госуслуги” сайты аша да тутыра ала. Шундый ук мөмкинлекләр районнардагы күпфункцияле үзәкләрдә дә (МФЦ) булдырылган. Нәтиҗәдә, халык исәбен алу процедурасы шактый уңайлашачак, җыелган материалларның сыйфаты да күтәреләчәк. Бу үзгәреш 2018 елда сынап каралды инде.
Җанисәп процедурасын элеккечә, күнегелгән тәртип буенча үтәргә теләүчеләрнең йортларына халык санын алучылар планшетлар күтәреп үзләре киләчәкләр. Аларның махсус киемнәре һәм таныклыклары булачак. Таныклыкны ул алар папортлары белән бергә күрсәтергә тиеш.
Демографик күрсәткечләр буенча Башкортстан Русиянең иң үсешкән төбәкләре исемлегенә керә. Халык саны буенча без илдә җиденче урында торабыз. Республикада халкы бер миллион кешедән арткан Уфа шәһәре бар. Авыл биләмәләре саны буенча Башкортстан Идел буе федераль округында икенче урынны били. Бездә алар – 818. Шулай ук 8 шәһәр һәм 54 район бар. Моңа өстәп, халыкның күпмилләтле булуын һәм төрле диннәр тотуын да атап үтәргә кирәк. Болар һәммәсе дә халык исәбен алучыларның җаваплылыгын арттыра.
Читайте нас: