Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 декабрь 2019, 11:40

Татар телендәге район гәзитләренең киләчәге бармы?

Бүген Уфада башкорт һәм татар телләрендә чыгучы гәзит-журнал мөхәррирләренең “Хәзерге милли матбугат чараларының тел һәм стиль ягыннан үзгәреш тенденцияләре” дип аталган гамәли семинары узды. Татар секциясе утырышында “Кызыл таң” нәшрияты җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Фаил ФӘТХЕТДИНОВ, “Тулпар” журналының баш мөхәррир урынбасары, доцент Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ, “Кызыл таң” гәзите хезмәткәрләре Резида ВӘЛИТОВА, Азамат АБДРАФЫЙКОВ чыгыш ясады.

Сүз, нигездә, татар телендә нәшер ителүче район гәзитләренең эчтәлеге, теле, Интернетта эшләү рәвеше турында барды. Билгеле, аларның хәле бер үк төрле түгел. Мәсәлән, Аскын районының “Ышаныч”, Чишмә районының “Чишмә”, Илеш районының “Маяк” гәзитләре – атнага ике тапкыр; Шаран районының “Шаран киңлекләре”, Федоровка районының “Ашкадар таңнары”, Краснокама районының “Кама таңнары”, Октябрьский каласының “Туган як” гәзитләре – атнага бер тапкыр; Бәләбәй районының “Бәләбәй хәбәрләре” гәзите ике атнага бер тапкыр нәшер ителә. Тиражлар да төрлечә: “Маяк”ны алдыручылар саны 2,5 меңгә җитсә, “Ышаныч”, “Туган як” кебек басмалар якынча 700-1000 данәдә таралалар, “Шаран киңлекләре”, “Бәләбәй хәбәрләре” кебек гәзитләрнең тиражлары 500дән артмый. Ә бит Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан күптән түгел имзаланган 2020 һәм 2021-2022 елларга бюджет турындагы Законда матбугатка салынган дәүләт чыгымнары быелгы белән чагыштырганда 13 миллиард сумга артыграк.
Семинарда сүз гәзитләрне укымлы итү юллары, аларның эчтәлеген камилләштерү, матбугат битләрендә көнүзәк информация белән бергә мәңгелек кыйммәтләр – әдәбият, сәнгать темаларына кагылышлы язмаларны бирү мөһимлеге турында да барды. Башкортстанның Октябрьский каласының “Туган як”, Шаран районының “Шаран киңлекләре” гәзитләре бу яктан үрнәк булып тора. Шул ук вакытта район гәзитләре мөхәррирләре арасында аерым район җитәкчеләренең әдәбиятка тискәре мөнәсәбәтенә зарланучылар да булды. Кайчак төбәк җитәкчеләре шигырь-хикәя басуны турыдан-туры тыюга кадәр барып җитә икән.
Читайте нас: