Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 декабрь 2019, 10:30

Юл тулы видеокамера… Файдасы булырмы?

Республиканың федераль трассаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны терки торган фотокамералар яңадан эшли башлады. Берникадәр вакыт алар “Росавтодор” оешмасы белән килешү булмаганлыктан эшләми торган иде. Хәзер инде иске камералар янына яңалары да өстәлде. Хәзер инде автоһәвәскәрләргә руль артына утыру белән акча янчыгын әзерләргә кирәк...

– 2019 елның 1 июленнән 59 камера белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 228 меңнән артык очрагы теркәлгән, – дип хәбәр итте Башкортстанның Транспорт буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Тимур Мөхәммәтҗанов.
Видеотеркәү корылмалары эшли башлау белән, өч көн эчендә генә дә алар автоһәвәскәрләргә гомум күләме 20 миллион сум тәшкил иткән штрафлар салганнар. Бу сумма 2078 штраф карарыннан җыелган. Барлык акчалар да Башкортстанның Юл фондына кереп бара. Якын көннәрдә Уфа автомобиль юлларында тагын шундый 62 комплекс эшли башлаячак. Гомумән алганда, ел ахырына республика трассаларында автоматик режимда эшләүче 505 камера урнаштырылачак. Ә 2020 елның 1 маена аларның саны 2000 гә җитәчәк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең кичә яңгыраган Юлламасында, видеотеркәү камераларын урнаштыру урыннарын республика халкы белергә тиеш, дип ассызыклады. Аларның эшчәнлеге нәтиҗәсендә, республика юлларында һәлак булучылар саны кими бара икән.
Читайте нас: