Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 декабрь 2019, 18:06

Өч йөз утыз ике сумга ат сатыла!

“Тулпар”, ягъни канатлы ат – Пегаслы булырга вакыт санаулы.

Кадерле дуслар! 2 декабрь Русиядә “Бөтенрусия абунәчеләр декадасы” игълан ителгән иде. 12 декабрь декаданың соңгы көне. Шуны кабат искә төшереп, язылмаган булсагыз, арзан хакка язылырга ашыгыгыз!
Тулпар” – универсаль журнал. Чөнки “Казан утлары”, “Агыйзел” журналлары кебек ул әдәби-нәфис басма. Анда Башкортстан язучылары һәм шагыйрьләреннән тыш, Русиянең барлык төбәкләрендә яшәүче татар һәм башкорт әдипләренең иң яхшы әсәрләре көн күрә.
Хатын-кызлар өчен чыгучы “Сөембикә” һәм “Башкортостан кызы” журналлары кебек үк ул хатын-кызлар өчен кирәкле журнал. “Тулпар”ның “Ак калфак” сәхифәсе гүзәл затларыбыз өчен.
Чаян” һәм “Һәнәк” сатира-юмор журналлары кебек “Тулпар” эч катыргыч хикәяләр, юморескалар, шигырьләр, пародияләр, эпиграммалар бастыра.
Балалар өчен чыгучы журналлар темасын аның “Тузганак” кушымтасы колачлый. Кыскасы, “Тулпар” бар гаилә белән укый торган журнал. Дөрес, басма журналга Башкортстанда гына язылып була, ләкин Русиядә яшәүчеләр аны электрон версиядә укый ала.
Тулпар”га ярты елга язылу хакы 331 сум 89 тиен. Бергә булыйк, дуслар!
Читайте нас: