Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 декабрь 2019, 18:13

Хәбиров булдыра!

Юлламага белгечләр уңай бәя бирә.

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юллама белән чыкты. Белгечләр аңа уңай бәя бирә.
Икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин:
Радий Хәбировның еллык Юлламасы элекке республика җитәкчеләренекеннән күпкә аерылып тора. Элекке чыгышлар матур, “кирәкле” сүзләрдән төзелә иде. Ул юлламаларны халыкның җитди кабул иткәне дә булмады. Монда төп юнәлешләр ачык билгеләнгән. Республика Башлыгы ачык итеп бердәмлек, оешканлыкны ныгыту кирәклеген күтәрде.
Бүген иң мөһиме – икътисадны күтәрү. Хәбиров чорында инвестицияләр җәлеп итүдә алга китеш сизелә. Нәтиҗәләре соңрак булыр дип өмет итик”.
Тарих фәннәре кандидаты, билгеле этносәясәтче Илдар Габдрәфыйков:
Башкортстанның узган җитәкчеләре Юллама белән парламентның гади бер утырышында исем өчен генә чыгалар иде. Радий Хәбиров моңа зур игътибар бирә. Югары дәрәҗәдәге җитәкчеләр, күренекле кешеләр, җәмәгатьчелек вәкилләрен җыеп мөһим бер вакыйга буларак күндерә. Чыннан да, юллама алдагы эшчәнлекне билгеләгән мөһим документ. Җәмәгатьчелек киләчәктә кая барасыбызны белергә, маяклар билгеләнергә тиеш. Халык җитәкчесе булуын белергә тиеш. Шуның белән бу Юллама уңай тәэсир калдырды.
Читайте нас: