Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 декабрь 2019, 19:40

Син язылдыңмы? Мин язылдым!

Чакмагыш районының Иске Калмаш авылында Әбунәчеләр көне үтте.Фәнис ӘМИРХАНОВ фотолары.

“Моңнар кайтсын авылга” дип аталган бу чарада Чакмагыш почтамты җитәкчесе Данис Шәйхуллин, район гәзите “Игенче“нең баш мөхәррире Фәнис Әмирханов һәм кунаклар – Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Нурлан Ганиев, галим Лотфулла Хәбибов, байтак әсәрләр авторы Резеда Шакирова, автор-башкаручы Роза Якупова, “Кызыл таң” нәшриятыннан Дилбәр Булатова, “Өмет” гәзитеннән Алсу Төхвәтуллина – катнашты.
Әбунәчеләр көненә авыл җирлегендәге оешмаларның җитәкчеләре, укытучылар, яшьләр һәм өлкәннәр җыелган, ә фойеда матбугатка язылу оештырылган иде. Авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Лүзә Тимашева кичәне алып барды, китапханәче Зөлфия Сабгиянова, баянчы-ди-джей Радик Янбухтин сәхнә бизәлеше өчен җавап бирде. Авыл хакимияте башлыгы Азамат Еникеев исә оештыру эшләре өчен җан аткан.
Данис Шәйхуллин үз чыгышында вакытлы матбугатның әһәмияте турында сөйләде, Әбунәчеләр көненең районда беренче тапкыр гына оештырылуын әйтеп китте. Гәзит-журналларны рекламалау өчен барлык мөмкинлекләрне кулланырга, заман белән бергә атларга кирәклеген ассызыклады.
“Игенче“ гәзите – районда шактый популяр. Монда аның баш мөхәррире һәм хезмәт коллективының өлеше зур. Райондагы һәр ядалык кичекмәстән гәзит битләрендә урын ала. Фәнис Әмирханов билгеләп үтүенчә, һәр мәкалә күңел җылысын биреп языла, һәм йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә дә.
Кунаклардан беренче булып сүзне Нурлан Ганиев алды, һәм үзенең “Чаткылар“га җибәргән беренче мәкаләсе турындагы истәлекләре белән бүлеште. Журналистларның җылы җавап хаты аңа әдәбият дөньясына ишек ачкан. Шулай ук ул үзенең шагыйрь буларак, “Тулпар” битләрендә канат ныгытуын билгеләп, биредә эшләүчеләргә рәхмәтен җиткерде. Ә инде ул шигырь сөйли башлагач, күпләрнең керфекләренә яшь эленде. Нурлан шигырьне яза гына түгел, күңелләргә үтеп керердәй сәнгатьле итеп укый да белә.
Роза Якупова үзенең “Кызыл таң” һәм “Тулпар”дан аерылмавын, үзе иҗат иткән көйләр өчен шигъри текстларны шушы журналдан эзләвен хәбәр итте. Оныкларын үстергәндә исә аңа “Әллүки” ярдәмгә килгән. Соңгы елларда Роза ханым иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлап, байтак көйләр язган, һәм ул аларны җырлап та ишеттерде.
“Тулпар” журналы хезмәткәре Дилбәр Булатова Иске Калмашның бай тарихка ия булуы, авыл тарихына багышланган китапны мөхәррирләве турында искә төшерде, “Кызыл таң” газетасына, “Тулпар”, “Әллүки” журналларына язылырга өндәде. Балаларны тәрбияләгәндә, аларны ашату, киендерү турында гына түгел, күңелен үстерү хакында да уйларга кирәклеген әйтте. Үз сүзләрен куәтләү өчен, үзенең әдәбият укытучысы, бүгенге көндә Иске Калмашта яшәгән Руниза Даутова һәм университетның татар-рус бүлегендә бергә укыган сабакташы, укытучы Зилә Акчурина-Тимашевага сүз бирде. Алар вакытлы матбугат басмаларын уку-укыту һәм тәрбия процессында отышлы кулланып булу турында сөйләде.
“Берничә ел “Өмет” гәзитен авылда байтак кеше алса, бүген бу сан шактый кимегән”, – дип, сүз башлады Алсу Төхвәтуллина. Ул, чарада катнашучыларны җанлы әңгәмәгә чакырып, аларның фикере белән кызыксынды. Күренекле журналистның фикеренчә, матбугатка язылу дәрәҗәсе – халыкның аң-белем, тәрбия күрсәткече дә.
Тел белгече, филология фәннәре кандидаты, республиканың Мәгарифне үстерү институты профессоры Лотфулла Хәбибов мәктәпләрдә туган телне укыту мәсьәләләренә тукталды. Аның тормыш иптәше, Иске Калмашта туып-үскән Резеда Шакирова үзенең шигырьләрен укыды.
Чараны Иске Калмаш мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары Элина Харисова һәм Элиза Шакирова башкаруында үзбәк халык биюе, танылган җырчы Айсылу Такыянузова, авыл мәдәният йорты хезмәткәре Рәфил Зиннәтуллинның моңлы җырлары, бизәде.
Ахырдан газета-журналларга язылучылар арасында бүләк отучылар ачыкланды. Шулай итеп, чарада катнашучыларның уртак фикеренчә, матбугат басмаларының әһәмияте зур, ләкин аларның тиражын саклап калу өчен уртак тырышлык мотлак. Әлбәттә инде, журналистларның халык тормышына якынрак булулары, ә әбунәчеләрнең активрак булуы да кирәк.
Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.
Читайте нас: