Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2019, 15:20

Рәхмәт төшкере Татсофт!

Тәрҗемәчеләр, журналистлар, укытучылар, үз эшләрендә татар һәм рус телләрен кулланучылар! Сөенче! Безнең бик шәп ярдәмчебез пәйда булды! Бу – Татсофт (Tatsoft) сайты (https://translate.tatar). Ул бик тиз һәм шактый сыйфатлы итеп русчадан татарчага һәм татарчадан русчага тәрҗемә ясый белә.

Тәрҗемә ителәсе текстны копиялибез һәм буш тәрәзәчеккә куябыз. Берничә секундтан күрше тәрәзәдә тәрҗемә барлыкка киләчәк.
Текст озын булса, аны бүлеп эшләргә кирәк. Берьюлы 1000 билгене генә тәрҗемә итеп була.
Телләрне алмаштыру өчен "татарча", "русча" сүзләре арасындагы укларга (стрелкаларга) басарга кирәк.
Әлбәттә инде, әдәби әсәрләрне, сәнгатьчә текстларны автомат рәвештә тәрҗемә итү мөмкин түгел. Әмма сүзләр туры мәгънәсендә кулланылганда, шулай ук рәсми текстларны тәрҗемә иткәндә, нәтиҗә сыйфатлы килеп чыга.
Тәрҗемәче Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты тарафыннан ясалган.
Читайте нас: