Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2019, 19:45

“Китап” бәйрәм итә!

Башкортстан “Китап” нәшрияты каршында республика халыклары әдәбияты бүлеге оешуга 25 ел тулды.

Башкортстан “Китап” нәшрияты каршында республика халыклары әдәбияты бүлеге оешуга 25 ел тулды. Әлеге чирек гасырлык юбилей уңаеннан Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында Галиҗәнап “Китап” дип аталган чара узган иде. Бүген “Китап” нәшриятына – 100 һәм Башкортстан Язучылар берлегенә 85 ел тулу уңаеннан тантаналы утырыш уза. Форсаттан файдаланып нәшриятта татар китаплары чыгаручы мөхәррирләрнең фикерләрен белештек.
Әлеге көндә бүлектә ике хезмәткәр эшли. Бүлекне Гөлшат Абдуллина җитәкли, нәфис әдәбият, ягъни шигъри һәм чәчмә әсәрләр аның кулы аша үтә:
Агымдагы елга җиде китап планлаштырылган иде, алтысы нәшер ителде, җиденчесе әле басыла. Аларның икесе проза, икесе шигырь китаплары, дүрт автор кергән бер күмәк җыентык, балалар өчен бер китап һәм “Яшьләр тавышы” сериясендәге бер китап.
Бүлектә эшләүче икенче хезмәткәр – Фирдинә Зиннәтуллина татар телендә нәшер ителгән уку әсбаплары, методик басмалар, сыйныфтан тыш уку китапларын мөхәррирли.
Быел барлыгы мәктәпләр өчен 28 уку кулланмасы басып чыгардык. Русия мәгарифендәге яңа тәртипләр буенча дәреслекләр Мәскәүдән рөхсәт алынып басылырга тиеш. Татар дәреслекләренә андый рөхсәт алынмау сәбәпле, без дәреслек урынына уку кулланмасы басабыз. Һәр сыйныфка уку кулланмасы, укытучы өчен методик әсбап һәм эш дәфтәреннән торган тупланмалар чыгардык. Быелгы кебек күпләп чыгарганыбыз юк иде”, диде Фирдинә Зиннәтуллина.

Читайте нас: