Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 декабрь 2019, 18:10

Заһир ХӘСӘНОВ. Исем җисемгә туры киләме?

Балага исем кушуга килгәндә, безнең фикеребезчә, бу – һәр гаиләнең шәхси эше. Беркемнең дә башкаларга болай ит, болай итмә дип көчләргә хакы юк. Тик, әти-әниләр бу мәсьәләдә бераз җитдирәк булсалар иде. Исемнең яңгырашы гына түгел, мәгънәсе дә матур булсын. Шул ук вакытта халкыбызның традицияләренә туры килсә, бу инде – идеаль вариант. Андрей Некрасов әсәрендәге Капитан Врунгель әйтмешли: корабны ничек атасак, ул шулай йөзәчәк. Балагыз тормыш диңгезен гизгәндә давылларга эләкмәсен өчен, хәстәрен исем кушудан башларга кирәк. Чөнки исем җисемгә туры килергә тиеш.

М. Акмулла исемендәге БДПУның бишенче курсын тәмамлаган чаклар. Икетуган абыемның туена чакыру килгәч, имтихан-дипломнардан аерылып, мәҗлес узасы җиргә юнәлдем. Башымда: “Бик әйбәт булды әле бу”, – дигән уй. Ач студент халкына тагын ни кирәк инде?
Һәр туйның үз кабатланмас мизгелләре буладыр, ләкин туй – туй инде: халык ашый-эчә, бии-җырлый – кыскасы, хәленнән килгәнчә күңел ача. Шушы шау-шуда бераз читтәрәк утыручы 27-28 яшьлек тулы гәүдәле егет җәлеп итте игътибарымны.
Җырламый да, биеми дә. Ашыймы? Аллага шөкер! Эчәме? Ну... бераз бар инде.
Танышып, сөйләшеп киттек. Егет үзен Роберт дип танытты. Мин телче булсам да, бу егетнең хикмәте нидә булуын баштан ук аңлый алмаганмын: Робертыбыз Алман иленнән икән. Сөйләмендә акцент булуын сизмичә үтеп китәргә мөмкинсең. Карап торуга, гап-гади татар баласы. Әллә татарча сукалыймы, дип аптырыйсызмы? Юк. Сөйләшүен, урысча сөйләштек. Ләкин нинди татар бүген урысча сөйләшми инде?
Алман һәм инглиз җирләрендә – Роберт, Руперт, Робин, Райберт. Әндәлүс, ягъни Испан якларында – Роберто. Кыскасы, киң таралган исем. Тамырлары белән борынгы герман теленә карый. Мәгънәсе: “сүрелмәгән, мәңгелек дан”. Инглиз телле илләрдә Роберт исеме иң таралганнардан санала. Аурупа илләренең берничә хөкемдары бу исемне йөрткән.
Абыем миңа Роберт исемле Алманияле дусты булуы турында ишеттергән иде инде. Табын барышында бу нимес Уфада йөргән кызы булуын әйтте. Алар инде өйләнешергә сүз куешканнар. Кызның исеме ничек, дип кызыксынасызмы?
Альбина.
“Ник?.. Бу исемгә ни булган тагын?” – дисезме?.
Альбина исеме “альба” сүзеннән килә һәм килеп чыгышы белән латин теленә карый. Мәгънәсе: ак. Көнбатыш Аурупа илләрендә очрый. Исем буларак алманнарда һәм татар-башкортларда таралган.
Роберт һәм Альбина. Боларны татарлар дип тә, алманнар дип тә уйларга була. Монда да – безнекеләр, Алманиядә дә чит түгелләр.
Бүген әти-әниләр үз балаларына нинди генә исем кушмыйлар. Татарның үз исемнәренең модада булмавы бик аяныч, миңа калса. Бүгенге татар исемнәрен үзебезчә төркемнәргә бүлеп карыйк.
  1. Асыл татар исемнәре.
  2. а)Төрки.
    б) Гарәп-фарсы.
    1. Псевдо-татар исемнәре.
    2. Көнбатыш (шул исәптән рус) исемнәре.
    3. Совет-идеологик исемнәре (“буш” исемнәр).
    4. Күренгәнчә, асыл татар исемнәре төркемен без янә ике төркемчәгә бүлдек: төрки һәм гарәп-фарсы. Төрки исемнәр белән барысы да аңлашылса, кемдер гарәп-фарсы исемнәренең асыл татар исемнәре төркеменә кертелүе белән килешмәс. Тик шуны күз алдында тотарга кирәк ки, татарлар милләт буларак формалашкан чорга кадәр үк, гарәп яки фарсы исемнәре безнең әби-бабайларыбызның үз исемнәренә әверелеп өлгергән булган инде. Яхшымы бу, әллә яманмы, ләкин әлеге фактны кире кага алмыйбыз. Гарәп-фарсыдан кергән исемнәр – безнең асыл үз исемнәребез, дигән фикердә калабыз.
      Псевдо-татар исемнәренә килгәндә, балаларына Рәзил белән Рәзилә исемнәрен кушучылар бар. “Менә дигән татар исеме бит!” – дисезме? Гарәп телендәге (ә ул безгә гарәп теленнән керүенә һич шөбһә юк) “рәзил” сүзенең мәгънәсе түбән, хур, начар. Революциягә кадәр мондый исемнәр татарда булмаган. Ләкин совет чорында гарәп телен белүчеләр калмаган. диярлек. Балага исем сайлаганда, исемнең ни аңлатканы турында уйлап тормыйча, матур яңгырашына гына игътибар иткән әти-әниләр балаларына шундый исемнәр кушканнар һәм әле дә кушалар.
      Көнбатыш исемнәрен (шул исәптән рус исемнәрен) кушучыларның мотивы да билгеле. Татарда гына түгел, бөтен Русиядә Гарепкә иярү көчле. Югарыда әйтелгән Роберт һәм Альбина; Эльвина, Анжела, Карина, Эдуард, Ирина, Света һәм Лена (Светлана белән Елена түгел), Лиана... Әле тагын бик күп мисаллар табып булыр иде. Шәхсән үземә балаларга көнбатыш исемнәренең кушылуы һич ошамаса да, һичьюгында боларның күбесенең уңай матур мәгънәләр бар. Анда да әти-әниләрнең бу атларны сайлаганда мәгънәләренә карап сайлаулары шикле.
      Дүртенче төркем – буш исемнәр. РеНаТ – революция, наука, труд. ЛенАр – ленинская армия. ВИЛен яисә ВИЛ– В.И.Ленин. Советлар вакытында әле тагын ниләр генә булмаган. Даздраперма исемен ишеткәнегез бардыр, мөгаен. Да здравствует Первое Мая!
      Уфада шәхси үземнең Трактор исемле танышым бар! Октябриналар, Ноябриналар, Индустриялар – болар барысы да буш исемнәр. Чөнки мәгънәләре буш. Рәсми идеологиягә яраклаштырылган исемнәр.
      Татардагы исемнәр катламын вата-җимерә карап чыкканнан соң, күңелдә туган сорау шул: ник урысның, инглизнең һәм башкаларның исемнәре җил искән саен үзгәрми – мең ел элек ничек Иван белән Джон булса, бүген дә шул килеш кала? Бездә исә мең елга якын тарихы булган Әхмәтне Робертлар алыштырды. Бу сорау бик катлаулы һәм аерым җентекле тикшеренү таләп итәдер, мөгаен.
      Ни өчен асыл татар исемнәре бүгенге көндә модада түгел, уйлап карыйк әле. Совет чорында, билгеле, исемнәргә мода үзгәргән. Тик Совет җәмгыяте көрчеккә терәлеп, юкка чыгуына да 20 елдан артык хәзер.
      Ассоциация көче!
      Мин сезгә ике исем әйтәм, күз алдыгызга килгәнне шәрехләгез.
      1. Бибиҗамал.
      2. Анжела.
      3. Беренче исемне укыганнан соң, мөгаен, олы яшьтәге апа (әби) күз алдыгызга килгәндер. Ә икенче исем яшь яисә кечкенә кыз белән ассоциацияләнде. Кеше психологиясе шулай корылган ки, ул искегә түгел – яңага, картлыкка түгел – яшьлеккә омтыла.
        Менә сезгә тагын бер тәҗрибә. Мөгаен, дошманыгыз бардыр. Һичьюгында яратмаган кешегез... Аны күз алдыгызга китерегез. Үз балагызга бу кешенең исемен кушар идегезме? Әллә, киресенчә, сез яраткан, сезне сокландырган кешенең исемен балагызга кушар идегезме?
        Ике ел ярым элек улым туды. Әнисе белән уйлашып киңәшкәннән соң, аны Фатыйх дип атарга килештек. Мине сокландырган һәм вакытында бик ярдәм иткән кешенең исеме бу. Әнкәй: “Бу нинди бабайлар исеме инде?” – диде. Җәмәгатем аша бабай белән әбинең фикерен дә ишеттем. Күршеләрендә Фатыйх исемле бабай булганга, алар да бераз каршы булдылар. Бүген улыбызның исеме – бабайлар исеме булуын исенә төшерүче юк. Чөнки Фатыйх дигәндә, яраткан оныклары күз алларына килә.
        Балага исем кушуга килгәндә, безнең фикеребезчә, бу – һәр гаиләнең шәхси эше. Беркемнең дә башкаларга болай ит, болай итмә дип көчләргә хакы юк. Тик, әти-әниләр бу мәсьәләдә бераз җитдирәк булсалар иде. Исемнең яңгырашы гына түгел, мәгънәсе дә матур булсын. Шул ук вакытта халкыбызның традицияләренә туры килсә, бу инде – идеаль вариант. Андрей Некрасов әсәрендәге Капитан Врунгель әйтмешли: корабны ничек атасак, ул шулай йөзәчәк. Балагыз тормыш диңгезен гизгәндә давылларга эләкмәсен өчен, бүген үк хәстәрен күрергә кирәкмиме икән? Чөнки исем һәрвакыт җисемгә туры килә.
        Заһир ХӘСӘНОВ.
        Читайте нас: