Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 декабрь 2019, 14:00

Китап бәйрәме

Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында республикабыз халыклары әдәбияты бүлеге эшли башлауга – 25 ел. Бу уңайдан Уфа “Нур” татар дәүләт театрының кече залында “Галиҗәнап “Китап” дип аталган бәйрәм үтте.Фотода: Галимнәр һәм укытучылар рәхмәт белдерә.

Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында республикабыз халыклары әдәбияты бүлеге эшли башлауга – 25 ел. Бу уңайдан Уфа “Нур” татар дәүләт театрының кече залында “Галиҗәнап “Китап” дип аталган бәйрәм үтте. Ул шулай ук республикабызның һәм нәшриятның 100 еллыгына багышланды. Бәйрәмне Уфа “Нур” дәүләт театры, “Сәхибҗамал” хатын-кызлар оешмасы, бүлек хезмәткәрләре оештырды. Кичәнең проект һәм сценарий авторы – бүлекне булдыручы, үзе дә нәшрият, бүлек тарихына багышланган китаплар авторы Динә Морзакаева.
“Китап” нәшрияты директоры Илһам Яндәүләтов үз чыгышында: “Республикабыз халыклары әдәбияты бүлегендә үз эшләренең остасы булган кешеләр эшли”, – дип, хезмәттәшләренең эшен югары бәяләде.
Бүгенге көндә бүлекне Гөлшат Абдуллина җитәкли. Шигъри һәм чәчмә әсәрләр җыентыклары аның кулы аша үтә. Гөлшат Мирсәгыйть кызы – шулай ук соңгы еллардагы татар телендәге барча әдәби җыентыкларны төзүче дә. Биредә шулай ук татар телендә уку кулланмалары, методик кулланмалар, сыйныфтан тыш уку китаплары нәшер ителә. Аларны басмага Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Башкортстанның мәгариф отличнигы Фирдинә Зиннәтуллина әзерли. Төрле елларда Эльза Султыева, Зилә Адыева, Гөлшат Мирсәгыйть кызы һәм Гөлшат Фәгыйль кызы Абдуллиналар корректор вазыйфасын башкарды. Бүгенге көндә Лиана Мостафина мөхәррирләргә ярдәмләшә.
Бәйрәм кичәсе күтәренке рухта үтте. ХХ гасыр башларындагы әдәби ахшам кичәләрен хәтерләтеп, “Нур” театрының артистлары Гөлназ Мөхәммәдиева һәм Марат Хәсәнов Габдулла Тукай һәм Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяны сынландырды. Ләйсән Кәшфи һәм Илдар Еникеев әзерләгән “Балкыш” тапшыруыннан өзек күрсәтелде. Русиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Илһам Вәлиев, “Нур” театры артисты Руслан Хисаметдинов, “Сәхибҗамал” төркемнәре (җитәкчеләре – Резида Сабитова һәм Фәүзия Гайзаман), Гүзәл Габидуллина, Артур Әхмәдишин, Рания Билалова, Резеда Шәрәфетдинова, Резида Сабитова, Флера Шәрипова, Уфа шәһәренең 60нчы лицееның 7нче сыйныфы укучысы Камилла Әмирханова башкаруында җырлар яңгырады. Казан кунагы – Татарстанның атказанган артисты Вәис Бәйрәмов чыгыш ясады. Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты студенты Рияна Мотыйгуллина мари халык биюен биеде.
Фойеда китап сәүдәсе оештырылган иде. Милли эшләнмәләр күргәзмәсен “Сәхибҗамал” оешмасының Дим бистәсе бүлекчәсе җитәкчесе Римма Әминева әзерләгән.
Башкортстандагы татар мәктәпләренә тел һәм уку кулланмалары авторлары – “Башкортстан укытучысы” журналының баш мөхәррире, язучы Салават Кәримов, журналның бүлек мөхәррире Тәнзилә Миңнеәхмәтова, филология фәннәре кандидатлары Лотфулла Хәбибов һәм Фәнисә Гафурова бүлеккә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Халисә Мөдәрисова, Земфира Муллагалиева, Халисә Мөхәммәдиева, Фәүзия Гайзаман, Ризидә Мөхәммәтҗанова, Ләйсән Якупова, быел гына табадан төшкән “Офык яктысы” дип аталган күмәк җыентык авторлары Рәсим Рәхмәтуллин, Фатыйх Сайфран, Руслан Сөләймановлар шигъри күчтәнәчләрен тәкъдим итте.
Кичәгә Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма шурасы рәисе урынбасары Марс Тукаев та чакырулы иде. Ул бүлеккә Конгресс исеменнән ноутбук бүләк итте, Фирдинә Зиннәтуллинага “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медален, Гөлшат Абдуллинага Рәхмәт хатын тапшырды. Бөтендөнья Татар Конгрессының Башкортстандагы вәкиле, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин, “Ихлас” мәхәлләсе мәҗлес рәисе Мөхәммәт Галләм мәхәллә исеменнән Динә Морзакаевага хаҗга юллама бүләк итүләрен хәбәр итте. Китапчыларны бәйрәмнәре белән Башкортстан милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе урынбасары Альбина Хәлиуллина, “Сәхибҗамал” оешмасы җитәкчесе Флүсә Назаргулова, “Ак калфак” ассоциациясенең Башкортстан берләшмәсе рәисе Люция Вафина да тәбрикләде.
Кичәне Башкортстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Нурлан Ганиев һәм “Шәрык” радиосы журналисты Зәлия Хисами алып барды.
Туган телебезнең тәмен, котын, бөтенлеген саклаучы милли Китап гомерле булсын!
Текст һәм фото: Дилбәр БУЛАТОВА.
Читайте нас: