Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 ноябрь 2019, 13:40

Уфага Ислам үзәге җитәкчеләре җыелды

Уфада V “Русия – Ислам дөньясы” исемле форум булып узды.

Быелгы чараның төп темасы – Конфессияара килешү: Русия һәм Ислам хезмәттәшлеге илләре тәҗрибәсе. Форум Ислам хезмәттәшлеге оешмасы төзелүгә – 50, күренекле сәясәтче Евгений Примаковның тууына 90 ел тулуга багышланды. Чарада Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Төньяк Осетия-Алания, Адыгея, Ингушетия, Кабарда-Балкар, Карача-Черкес, Кырым, чит илләрдән Кыргызстан, Сөгуд Гарәбстаны, Үзбәкстан, Таҗикстан, Тунис һәм Пакстан вәкилләре катнашты.
Форум кысасында пленар һәм өч эшче төркем утырышы узды. Шулай ук тантаналы шартларда Евгений Примаков исемендәге халыкара премия тапшырылды. Чарада катнашучылар Русиядә нәшер ителгән фәнни-дини китаплар күргәзмәсе белән танышты.
Форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты һәм чыгыш ясады. Ул чыгышында Башкортстан милләтара һәм динара дуслык төбәге буларак барлык илгә үрнәк булып тора, диде.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров форумда Ислам дәүләтләре белән икътисади хезмәттәшлекккә зур өметләр баглавын әйтте.
Читайте нас: