Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 ноябрь 2019, 13:45

Җомга кара буламы?

Бүген, 29 ноябрьдә, илнең күпчелек кибетләрендә “кара җомга”лар “парады” башланды. Көнкүреш товарларына, телевизион аппаратурага, компьютерларга, хәтта азык-төлеккә дә ташламалар бу көннәрдә 70 процентка җитә. Халык, гомер буена әйбер күрмәгән кебек, кибетләргә ябырыла, чиратларда этешә-төртешә... Тик беркем дә уйлап карамый: нигездә, мөселман динен тоткан татарлар һәм башкортлар өчен изге җомга көне “кара”булып санала аламы соң? Өч тиенлек ташлама артыннан куып, күңелләребездән иманны югалтмыйбызмы? Әлеге язмабыз шул хакта.

Бүген, җомга көнне, эшкә килеп, иртәнге оперативкага әзерләнеп утырганда, артымнан ук диярлек бүлмәбезгә бер хезмәттәшем килеп керде. Аптыравы йөзенә чыккан үзенең.
– Урамнарны, кибетләрне “Кара җомганы каршылагыз! Ташламалар 70 процентка кадәр!” дип язылган баннерлар, реклама плакатлары тутырган. Ничек инде, җомга кара булмыни ул? – дип сорады ул миннән.
Башта бу көннең АКШтан керүен, һәм анда кием-салым аппаратураның бик зур ташламалар белән, арзан хакка сатылуын аңлата башласам да, ахырда тынып калдым. Чынлап та, җомга кара буламы соң? Кара төс урыста да, татар белән башкортта да һәрвакыт кайгы төсе булган. Юкка гына, зур күңелсезлекләр килгәндә, “кара кайгыга калдым” дип сөйләмибез бит. Ә монда мөселманнар өчен иң изге җомга көнне “кара җомга” дип атыйлар. Халкының яртысыннан артыгы үзен мөселман дип исәпләгән Башкортстан өчен бу башка сыймаслык хәл, мәсхәрәләү бит бу! Ә без туйлап та бирмибез, кемнәрдер күзенә ак-кара күрмичә ташламалар эзләп кибетләр буенча чаба! Шушы ике сүз белән күңеленә “лач” итеп төкерүләрен дә аңларга теләмәүче мәхлук хәленә төшүчеләр түгелме соң без?!
Мин әле карт түгел, 44 яшьтә генә. БДУны тәмамлавыма да яңа 23 ел тулды. Без студент чакта “Хеллоуин”, “Изге Валентин көне” кебек Көнбатыштан кергән бәйрәмнәрнең ни икәнен бөтенләй белми идек. Аның каравы, балачакта үзебезнең Шүрәлеле урманнарга керергә, Су аналы буа-елгаларда су коенырга бераз шөрләтә иде. Һәр авылда үткәрелгән татар Сабантуйларында дистәләгән төрле милли уеннар уйнап, көршәк ватып, баганаларның авышына да, турысына да менеп, йомыркалы кашык белән йөгереп, көрәшеп, ат чабышлары карап, тагын әллә нинди милли бәйгеләрдә катнашып, хушлана идек.
Ә балачактагы татар туйлары! Һәр якта өчәр көн бара иде алар! Көянтәләр аскан, аккош кебек нәзәкатьле яшь киленгә су юлы күрсәтүләр, ул алып кайткан “килен ширбәте”ннән авыз итүләр, аның осталыгын токмач кистереп сынаулар сагынып сөйләргә генә калды. Әллә ничек, әллә кая юк булды ул татар туйлары 1990нчы елларда. Сабантуйлар да шул чорда үткәрелми башлады. Үткәрелсә дә, алар рәсми төс алып, “мероприятие” рәвешендә үткәрелә, халыкның күңеленнән чыкмый. Туйлар исә авыллардан район үзәгендәге, шәһәрләрдәге кафе-рестораннарга күчте. Рәхәт бит, кунак кабул итеп интегәсе, йөз төрле ризык әзерлисе, су юллары күрсәтеп мәшәкатьләнәсе дә юк! Ашау-эчүне аш пешерүчеләр, “мәдәни” программаны тамада-аниматорлар әзерли! Кил, өч-дүрт сәгать күңел ач та, кайтып кит. Хәтта өстәл җыештырып, савыт-саба юасы да юк! Менә шулай, чын мәгънәсендә, “кулланучылар җәмгыяте”нә әверелдек, җәмәгать! Шунысы гына күңелне кыра: никахлар да хәзер туйлар кебек, “өч-дүрт сәгатьлек” кенә! Өйләнешеп, "ширбәт аен" бергә үткәрәләр дә, һәркайсы “үз өйләренә” таралышалар...
Сабантуйларыбызны онытып барсак та, АКШтан, Көнбатыш Европадан кергән “Хеллоуин”, “Изге Валентин көн”нәрен милли бәйрәмнәребез кебек зурлап үткәрәбез. Мәктәп-гимназияләр дә, югары уку йортлары да бу көннәрне кырмыска оясына таяк тыккан кебек олы җанланыш кичерә, яшьләр бер-берсенә йөрәк сурәтләре бүләк итә, бер гаепсез кабакларны җәфалап, мең төрле куркыныч сурәткә кертәләр. Милли уку йортларында белем алучы укучы-студентлар да бу җәһәттән һич калышмый. Татарның убыр-албастылары, бичуралары хакында берни белмәсәләр дә, Төньяк Америка вампирлары хакында барысын да белә алар. “Хеллоуин”, “Изге Валентин көне”ндә татар гимназияләрендә, югары уку йортларының милли бүлекләрендә махсус кичәләр, һичьюгы чәй эчүләр оештырылуының да шаһиты мин.
Татарстанлылар бу җәһәттән барысыннан да уздырды. Алар мәхәббәте өчен гомерен биргән борынгы Рим христианы Валентинның исемен татарчалаштырып, бәйрәмне “Изге Вәли көне” дип атый башладылар. Үз-үзеңне моннан да ныграк мәсхәрәләп була микән?! Сөюләре өчен башларын салган, яисә мең төрле сынаулар үткән Йосыф-Зөләйхаларыбыз, Фәрхәд-Шириннәребез, Таһир-Зөһрәләребез, Ләйлә-Мәҗнүннәребез юкмыни соң безнең? Милли мифологиябез юкмы? Тегесе дә, монысы да бар, ләкин аларга игътибар юк. Көнбатыш кыйммәтләре милли асылыбызны телебез белән бергә күңеллләрдән кысрыклап чыгарып бара. Татар һәм башкортны гына түгел, хәтта күпмиллионлы урыс халкын да шушы корт эчтән кимерә.
Тел дигәннән, янә бер хәл искә төште: күптән түгел Казанда җырчылар татар теле укытуны яклап флешмоб үткәргәннәр икән. Изге гамәл, әлбәттә. Ләкин чараның исемендә үк татар теленнән читләшү ярылып ята бит! Нигә аны әллә каян кергән “флешмоб” сүзе белән атарга?! Татарда менә дигән “җыен” сүзе бар бит! Менә шулай, хәтта изге ният белән башкарылган гамәлләргә дә Көнбатыштан кергән глобальләшү (монысы да инглиз сүзе, каһәрең!) “бакасы” үз “ботын кыстыра”... Моңа мисаллар бихисап.
Шушы юлларны язганда, танылган язучы Марат Кәбировның моннан унбиш еллап элек “Тулпар” журналында басылган “Ак бабайның туган көне” исемле постмодернистик повесте хәтеремә килеп төште. Кат-кат килеп, авыл картының бөтен мөлкәтен тартып алган “кызыл” комиссарлар берчакны моның өенә кабат килеп керәләр. Карт, дер калтырап, “менә шушы гына калды инде” дип, боларга борыны төшкән чәйнүкне суза. “Кирәкми безгә синең чәйнүгең!” – дип, атып бәрә аны комиссарларның берсе. – Күңелеңне бир безгә! Күңел байлыгың кирәк! Күңелеңне бир!” Менә безнең дә күңелебезне бүген кычкыртып талыйлар. Америка идеологлары Аллен Даллес, Зигмунд Бжезинскийларның коралсыз-нисез Русияне буйсындыру, үз илебездәге, Ленин әйткәнчә, “великорус шовинистлары”ның вак милләтләрне бетерү сәясәте, шул рәвешле, акрын гына тормышка ашырыла. Чөнки кешене зомбилаштыру өчен, иң мөһиме, аның күңеленә хуҗа булырга, аңа үз кыйммәтләреңне салырга кирәк. Иң аянычы шул: моңа каршы торырлык көч тә әлегә күренми...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: