Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 ноябрь 2019, 16:05

Мөхәррирне нигә үтергәннәр?

“Мин намуслы эшләдем, гаебем юк. Исемемне барыбер аклаячаклар...” Бу – 1937нче елның 3нче августында Мәскәүдә узган СССР Югары суды хәрби коллегиясенең ябык утырышында күренекле сәяси эшлекле, “Яңа авыл” гәзитенең беренче мөхәррире Муса ЙОСЫПОВның әйткән соңгы сүзләре. Икенче көнне аны атып үтерәләр. Шул ук елның 29нчы августы. Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов Ялтада хатыны Хәдичә Фаткуллина белән мәңгегә хушлаша. “Минем партия, илем, халкым алдында тамчы да гаебем юк. Тарих мине онытмас!” Әдипнең бу язуы үзе үлгәннән соң төрмә камерасында табыла. Мусаның гомерен 41нче яшендә өзәләр. Казанга кайтарып үтерелгән Галимҗанга 51 яшь тулып килгән була. Гомер буе халыкка тугры хезмәт итеп, һич гаепсез юк ителгән күп миллионлаган корбаннарның икесе. Ике якташ. Авыргазы елгасы буендагы бер-берсеннән биш кенә чакрым ераклыкта урнашкан Әпсәләм һәм Солтанморат авылларында туып-үскән мәшһүр милләттәшләребез.Түбәндә без “Яңа авыл” (хәзерге “Кызыл таң”) гәзитенең беренче мөхәррире Муса ЙОСЫПОВның аяныч язмышы турында аның якташы, күренекле журналист Фәрит абый ФАТКУЛЛИНның язмасын тәкъдим итәбез.

Авыргазы буеннан Оренбургка – җәяүләп
Муса Йосыпов туган Әпсәләм белән безнең Корманай авылы кушылган диярлек – уртада мәктәп, медпункт, машина-трактор мастерскойлары, йортлар. Бу ике авыл кешеләре бер колхозга (кооперативка) берләшеп эшли. Без инде ничәнче буын вәкилләредер, Муса Йосыповның исемен Галимҗан Ибраһимов, Гыйбадулла Алпаров, Үзбәк Гыймадиев, Әнвәр Бикчәнтәев кебек якташларыбыз белән бер тиң күреп горурланабыз, аның турында кайда нинди истәлек, мәгълүмат басыла – шуларны укып, туплап барабыз. Шөкер, Башкортстанда һәм Татарстанда нәшер ителүче басмаларда алар күренгәләп тора.
Соңлабрак булса да (матбугатта ике дистә елдан артык эшләгәч кенә), Муса Йосыповның уллары Оскар һәм Рөстәм абыйлар, бертуган сеңлесе Хәнифә әби белән бераз вакыт аралашу, сөйләшү бәхете тиде миңа. Алар өчәүләшеп “Кызыл таң” коллективы белән очрашуга да килде. Бу очрашуны элекке “Кызыл таң”чы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Йосыповлар гаиләсе белән күптәннән элемтәдә торган Хәмит Сәмихов оештырды. Соңрак Рөстәм абый миңа әтисенең төрле чорда төшерелгән дүрт фотосын һәм аны аклау турында Татарстан КГБсыннан алынган белешмәнең күчермәсен бирде, әниләре белән үскәндә күргән газаплары, нинди генә хәлдә дә өчесенең дә зур шәхес булып җитешүләре турында сөйләде.
Муса Йосыповны күреп бел­гән, архивларда аңа бәйле мәгълүматлар тапкан кешеләрнең язмаларын укыганнан соң беренче мөхәрриребезнең образы ярыйсы ук ачык күз алдына басты. Ә инде аның бертуган сеңлесе Хәнифә әбине эзләп табуыма җирем-күгем белән шатландым. Ул чакта 88 яшен тутыруына карамастан, чиктән тыш яхшы хәтерле, сөйләшергә бик тә яратучы кеше булып чыкты. Әйткәндәй, 2006нчы елның җәендә йөзенче (!) яше белән барганда вафат булды.
– Без Әпсәләмнең ярлы крестьян балалары, – дип башлаган иде сүзен Хәнифә әби. – Әнкәй 3 бала өстенә килеп, үзе дә 14 бала тапкан. Әткәй 7 яшьтән ятим калып, авыл алпавытларының сарыкларын көтеп үскән. Муса абый 1896нчы елның 18нче декабрендә туган. Тормыш авыр булса дә, әткәй-әнкәй безне белемле итәргә тырышты. Авыл мәдрәсәсен тәмамлаган абыем 15 яшендә җәяүләп Оренбургка чыгып киткән. Анда безгә якын туган тиешле авылдаш Рәхимов (озак еллар Стәрлетамак “Каучук” акционерлар җәмгыятенең генераль директоры булып эшләгән Рөстәм Рәхимовның картәтисе) сабын заводы тоткан. Абый шунда җәйләрен сабын заводында һәм урман кисүдә эшләгән, кышларын “Хөсәения” мәдрәсәсендә укыган. Сүз уңаеннан шуны да әйтик, авылдашыбыз, күренекле язучы Әнвәр Бикчәнтәевның әтисенең бертуган энесе, галим һәм мәгърифәтче Ибраһим Бикчәнтәев тә шушы мәдрәсәдә укыткан.
Абыебыз укуын тәмамлап, 19 яшендә армиягә алына, ораторлык һәм оештыру сәләте шунда ачыла. Февраль революциясеннән соң аны Уфа губернасы беренче чакырылыш Эшче һәм солдат депутатлары Советы депутаты итеп сайлыйлар, аннары башкарма комитет әгъзасы була. Шул ук елның июлендә Эшче, крестьян, солдат һәм казак депутатлары Советларының V Бөтенрусия съезды делегаты буларак, РСФСРның беренче Конституциясен кабул итүдә катнаша.
Абыйлар Мәскәүгә съездга китү белән кораллы фетнә күтәргән чех корпусының Идел буе төркеме Уфаны басып ала. Көнчыгыш фронтның 5нче армиясе частьлары шәһәрне 1918нче елның 31нче декабрендә генә азат итә. Революцион хәрби совет, армиянең штабы, сәяси бүлеге шунда күчерелә. Абыем сәяси бүлекнең агитация-оештыру секциясе, аннары бүлекчә мөдире була.
Бу чакта безнең авыллар гражданнар сугышы уты астында калды. Авыргазының бер ягында – кызыллар, бер ягында – аклар. Һәр гаилә йорт алдында землянка казып, шунда төшеп утырды, чөнки авыл өстендә көне-төне ядрәләр очып торды. Кешеләр нигә атыша, ник бер-берсен үтерә, нәрсә бүлешә? Моны без, балалар гына түгел, олылар да аңламый. Шунысы да хәтердә калган – кемнәрдер килеп, абыем турында сорашып йөриләр, ә без аның барлык кәгазьләрен, фоторәсемнәрен базда туфракка күмеп саклыйбыз.
1921нче елның җәендә әткәй бер байга көнлекчегә ялланып кайткан иде. Төнлә холерадан үлде. Бу вакытта абый Себердә иде. Анда РКП(б)ның Омск губерна комитеты татар һәм казах коммунистлары бюросы секретаре итеп сайлана һәм “Азат Себер” гәзите мөхәррире итеп тәгаенләнә.
Мөхәррир һәм сәяси эшлекле
Муса Йосыпов ике ел ярым җитәкчелек итү дәверендә “Азат Себер”не ил күләмендә билгеле татар матбугат басмасына, Себер өлкә гәзитенә әверелдерә. Аның бу юнәлештәге эшчәнлеге Галимҗан Ибраһимов мәкаләләрендә дә ча­гылыш таба. Үз заманының татар эшче-крестьян матбугатын әйдәүчеләрнең һәммәсенең диярлек революция дулкыны белән ярлы авылдан, завод-фабрикадан, тирән шахтадан күтәрелеп, каләмгә тотынган яшьләр булуын билгеләп, ул болай дип яза: “Утырып эшләргә иркен форсат булмауга, күп вакыт, ат өстендә язган кебек, ашыгыч үтәргә мәҗбүр булуларына карамас­тан, бу революция безгә яхшы итеп гәзит алып барырлык мөхәррирләр тудырды... Ерак Себердәге Муса Йосыпов... — болар барысы да бервакыт винтовка, аннан бушаган арада каләм тотып яза килгән яшь, яңа пролетарий мөхәррирләредер”. (“Дүртенче елга кергәндә”. 1920нче ел). “Сибириядәге... Муса Йосыпов... Томск кебек җирләрнең матбугатында эшләп тә, почта начар­лыгы сәбәбеннән язуларын күзәтеп барырга мөмкин булмаган байтак яңа имзалар, яшь көчләр һәр җиргә сибелгәннәр ки, бераз вакыт дулкынланып иләнү аркасында болар эченнән эшче-крестьян гаммәсенең караңгы почмакларын ачып, киләчәккә юл яктырту хезмәтләрендә роль уйнаячак куәтләр чыгуын өмид итү — берни яңгыштырмас”. (“Татар әдәбияты” мәкаләсе, 1922 ел).
Бүгенге “Башкортостан” һәм “Кызыл таң” 1918нче елның 1нче мартыннан 1924нче елның 22нче августына кадәр бер гәзит булып нәшер ителә. Муса Йосыпов анда мөхәррир урынбасары була, гәзиттәге ниндидер сәяси хата аркасында мөхәррир Даут Юлтый вакытлыча вазыйфасыннан читләштерелгәч, мөхәррир эшен дә алып бара. Уртак басма ике гәзит итеп аерылгач, “Кызыл таң”ның чишмә башы булган “Яңа авыл” мөхәррире итеп Муса Йосыпов тәгаенләнә.
– Абыем Уфага 1922нче елның октябрендә кайтты һәм безне, ятим калган туганнарын, үз канаты астына җыя башлады, – дип истәлекләрен дәвам иткән иде Хәнифә әби. – БашЦИКта бераз эшләп алганнан соң, гәзиткә күчерделәр. Аның янына торырга тәүдә Нәкыя сеңлем белән икәү килдек. Беребез медтехникумда, беребез педтехникумда укып йөри. Икебез дә намазны калдырмыйбыз. Беркөнне абый Галимҗан Ибраһимовның “Безнең көннәр” китабын алып кайтты да: “Моны укысагыз, тагын да файдалырак булыр”, – диде. Икенче елны әни белән Әхкәм энем килде. Абый үз туганнарына гына түгел, башкаларга да, хәтта бөтенләй таныш булмаган кешеләргә дә бик нык ярдәм итте. Дуслары чиксез күп иде аның. Мәҗит Гафури, Даут Юлтый, Гариф Гомәр, Имай Насыйри, Һәдия һәм Гобәй Дәүләтшиннар, Нәкый Исәнбәт, Әмин Зөбәеров... Шат күңелле кеше, пианинода, скрипкада өздереп уйный. Ял вакытларында 5-6 көймәне бергә бәйләп, Димдә йөзеп йөрүләре һаман әле күз алдымда. Уен-көлке, җыр-моң. Исерткеч эчемлекнең исе дә юк. Абыйга, әлбәттә, мондый яллар сирәк тия иде. Ул үз эшенә фанатларча бирелде, кайчак тәүлекләр буе редакциядән кайтып кермәде. Йорт мәшәкатьләреннән азат иде, чөнки өйләнмәгән иде әле ул чагында.
Күренекле башкорт язучысы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Сәгыйть Агишның 1958нче елда язган истәлегеннән өзекләр белән танышып үтик. “Кызыл таң” гәзитенең чыга башлавына кырык ел! Мин бүген шушы җөмләне әйтү белән аның беренче мөхәррире Муса Йосыповны искә төшердем. Бу тәбәнәгрәк буйлы, юантык гәүдәле, һәр сүзен бик ачык итеп әйтә торган яңгыравыклы тавышлы кеше замандашларында бик җылы тәэсир калдыра иде. Талантлы оештыручы, журналист теләсә нинди яшьтәге кеше белән сөйләшү өчен юлны бик тиз таба, үзе тапшырган эшне эшләтмичә калмый, таләп итү белән бергә, эшләргә ярдәм дә итә иде...
Муса Йосыпов бик гади кеше иде. Без үз язмаларыбызны редакциягә генә түгел, аның фатирына да илтеп бирә идек. Хәер, аның фатиры да юк иде. Алар, берничә коммунист, хәзерге Карл Маркс урамындагы “Уфа” кунакханәсендә коммуна оештырганнар иде. Бу коммуна вак кына бүлмәләрне алып тора, һәр бүлмәдә берәр гаилә, я булмаса бер-ике буйдак кеше тора. Аскы катта бер бүлмәдә аларның ашханәләре бар. Айлык хезмәт хакының бер өлешен шул ашханә карамагына бирәләр...
Ул чагында язучылар да, журналистлар да бик аз иде әле. Шу­ңа күрә һәр язучы үзенең исем-фамилиясеннән тыш берничә кушамат-псевдоним да йөртә. Муса Йосыпов та җитди мәкаләләргә үзенең төп исем-фамилиясен куя, фельетоннарга – аерым кушамат. Әдәби әсәрләр язса, “Камбулат” дип куя иде. Мин аны башта “Коммунист Булат, я булмаса “Коммунар Булат”мы икән дип тә уйлаган идем. Ләкин ул алай булып чыкмады. Муса Йосыповның туган авылы Әпсәләмдә Камбулат дигән бик ямьле салкын сулы күл бар һәм авыл халкы чәйгә суны шул күлдән ала икән. Саф, тәмле сулы бу күл Муса Йосыповка бик ошаган булса кирәк, ул аны үзенең псевдонимы иткән...
Азакка таба без Муса Йосыпов белән шактый якын дуслар булып киттек. Аның белән “сез”, “без” дип сөйләшмичә, якын иптәшләрчә “син”, “мин” дип сөйләшүдән дә тартынмый идек. Башка гәзит-журнал һәм радио өчен язган әйберләребезне дә аңа барып укыйбыз. Ул чын күңелдән яхшы киңәшләр бирә. Хәтта үзенең язганнарын укып күрсәтә. Мондый чакларда ул:
– Үзебезнең аппараттагы кешеләргә укысаң, объектив киңәш алып булмый, чөнки аппаратта мин – мөхәррир, янәсе баш кеше. Турысын әйтергә тартыналар. “Шәп” диләр дә куялар. Сез, ичмасам, турырак әйтә аласыз, – ди торган иде”.
Муса Йосыпов берничә елдан мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз өлкә комитеты рәисе итеп күчерелә, аннары Башкортстанның профсоюзлар советы рәисе урынбасары була. Белемен күтәрү турындагы күптәнге хыялын тормышка ашыра: Мәскәүдәге
Я. Свердлов исемендәге Коммунистик университетның мөхәррирләр бүлеген ике елда тәмамлап, Уфага ВКП(б) өлкә комитетының матбугат секторы мөдире вазыйфасына кайта. 1932нче елда Казанга күченеп китә һәм анда да шундый ук вазыйфаны үти.
Ул чорда тугандаш ике республика арасында җитәкче кадрлар алмашынуы гадәти күренеш булган. Йосыповның Казанга китүе гаилә хәле белән бәйле. Коммунистик университетта укыганда ул Благовар районының Өйдрәкбаш авылы кызы – Мәскәү медицина институты студенткасы Кәримә Гайсина белән таныша. Гайсиннар гаиләсендә туып-үскән җиде баланың һәркайсы тормышта тирән эз калдырган, авыр язмышка дучар ителгәннәре дә булган. Мәсәлән, Беренче бөтендөнья сугышыннан яраланып кайтып, сәү­дә белән шөгыльләнгән иң өлкән Хәмзә абыйларының 1930нчы елда ук йорт-курасын, мөлкәтен тартып алып, гаиләне землянкада яшәр­гә мәҗбүр иткәннәр. Аның сеңелләренең берсе Мәрфуга медицина фәннәре докторы, институтның кафедра мөдире була.
Муса белән Кәримә 1931нче елда өйләнешәләр. Берсенә – 35, икенчесенә 25 яшь. Озакламый институтны Казанга күчерәләр. Кәримәгә дә яшәү урынын алмаштырырга туры килә. Инде ике бала анасы булган яшь белгеч 1935нче елда институт тәмамлап, Казанда табибә булып эшли башлый.
Гаепсездән гаепле
Шул ук елда Муса Абдрахман улының баш очында болытлар куера. Сәбәбе – ул җитәкчелек иткән Казан педагогия институтында СССР халыклары тарихы кафедрасы мөдире булып Николай Наумович Эльвов дигән профессор эшли, ә аның хезмәтләрендә, студентларга һәм аспирантларга сөйләгән лекцияләрендә большевиклар, аеруча иптәш Сталин тиешенчә макталмый икән. Шундый “җинаяте” өчен профессорны кулга алалар, аны эшләткән өчен Муса Йосыповны директор вазыйфасыннан бушаталар.
Ул Татар дәүләт академия драма театры директоры итеп билгеләнә, әмма анда да озак эшләргә туры килми. Нәкый Исәнбәт, Риза Ишморат кебек эсер язучыларның социализмга кирәгенчә дан җырламаган пьесаларын театр сәхнәсенә үткәрүгә юл куюда гаеплиләр. 1917-18нче елларда сул эсер булуын искә төшерәләр, коммунистлар партиясенә дә син аны эчтән җимерү өчен генә кергәнсең, диләр. 1937нче елның 11нче февралендә аны кулга алып, Мәскәү төрмәсенә озаталар.
– Мин бер ел элек кенә Мәскәүдә педагогия институтын тәмамлап, республикабыз Мәгариф комиссариатына эшкә кайткан идем, – дип хәтер йомгагын сүтте Хәнифә әби. – Абый хәбәре килеп ишетелү белән мине эшемнән һәм комсомолдан, сеңлемне мединститутта укуыннан, армиядәге энемне старшина хезмәтеннән чыгардылар. Бөтенебезне — әнкәйне һәм аның эшсез өч баласын яшәгән фатирыбыздан шул ук йортның подвалына куып төшерделәр. Тәрәзәдән кешеләрнең аяклары гына күренә. Тәрәзәне каплап, ике төн буе абыйның архивын яндырдык.
Абыйның уллары Рамин белән Оскарны Уфага алып кайтып, балалар бакчасына урнаштырдым. Имчәк баласы булган Рөстәмен күтәреп, Кәримә дә Уфага кайтты һәм балалар дәваханәсендә эшкә кереште. 1941нче елда фронтка озатырга җыенганда, өч бала анасы булганлыктан, Уфадагы госпитальгә эшкә калдырдылар. Медицина хезмәте капитаны Кәримәне, 1944нче елда сәламәтлеге какшый төшкәч, хәрби хезмәтеннән азат иттеләр. Ул яңадан элекке эш урынына кайтып, күп балаларны үлемнән коткарды.
Сугыштан соң энем Советлар Союзы маршалы, СССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары К. Ворошиловка хат язды. Мин актык пальтомны сатып, шул хатны тапшырырга Мәскәүгә киттем. Ахыр чиктә безне акладылар. Ләкин беребез дә Уфада калырга теләмәдек. Ни өчен? Чөнки элек якын дус булып йөргән кешеләр, абыем кулга алыну белән, безне күрмәмешкә, белмәмешкә салышыр, каршыга очраганда да урамның икенче ягына чыгар булды. Кайда инде ул теләктәшлек белдерү, ярдәм кулы сузу! Инде без аклангач, шул ук кешеләр кабат “якын дус”ка әйләнде. Ләкин без аларның йөзләренә карарга да җирәнә идек инде. Ул икейөзле бәндәләрне күрү генә дә безгә эшсез, ялган гаеп күтәреп йөргәннән дә авыррак тәэсир итте.
Мин Бөрегә киттем һәм гомер буе шунда яшәдем. Ирем Закир Ирмашев та (Дүртөйле районының Тамак авылы кешесе, партиянең шәһәр комитетының икенче секретаре булып эшләде), энем дә, сеңлем дә (медицина хезмәте капитаны) сугыштан күп орден-медальләр белән кайттылар.
Абыйның гаиләсе – хатыны, өч улы Уфада гомер кичерде.
“Тормышта югалып калмадык”
– Әтине атканнан соң 5 ай үткәч мин туганмын, – ди Рөстәм Муса улы. – Нинди нужалар күреп, ач-ялангач, хокуксыз, кимсетелеп үскәнне искә төшерсәң, хәзер дә чәчләр үрә тора. Пушкин урамындагы агач йортның беренче катында яшәдек. Кышларын диван артында ап-ак булып боз ялтырап тора. Өй эчендә температура 16 градустан күтәрелми, кайчак 10 градуска кадәр төшә. Иртүк торып тимер юл вокзалына йөгереп төшәбез дә поезд белән Черниковкага барабыз. Аякта итек, өстә плащ, ялан кул. Без ачка үлмәсен өчен әни кайчак тәүлек әйләнәсенә эшли, командировкага еш чыга иде. Ул өйдә юк чагында абыйларымның берсе суга бара, утын кертеп мич яга, икенчесе озын-озак чиратта торып, талонга азык-төлек алып кайта.
Берчак укырга ач килеш киттем. Тәнәфестә тышка чыксам, әни кул изәп мине чакырып тора. Сумкасыннан чыгарып, көлдә пешерелгән берничә вак бәрәңге бирде, йотлыгып ашадым.
Әтидән зур күн портфель калган иде, безнең хәлгә кереп, бер абый аңардан миңа итек тегеп бирде. Менә шундый изге җаннар да очрады тормышыбызда. Әтинең сеңлесенең фронттан киеп кайткан шинелен алмашлап киеп мәктәпкә йөрергә дә туры килде.
Рамин абыебыз урта мәктәптә гел “бишле” билгеләренә генә укыды. Әмма аны тәмамлаганда бер “бишле”сен “дүртле”гә үзгәрткәннәр. Югыйсә, “халык дошманы” баласына медаль биргән өчен кемгәдер эләгергә ихтимал булган. Ә гому­мән, укуда сынатмадык. Өчебез дә бер-бер артлы Уфа нефть институтын тәмамлап, республикабызда, хәтта чит илдә кара алтын чыгаруда шактый уңышлы эшләдек, җаваплы вазыйфалар башкардык. Икебез техник фәннәр кандидаты, беребез Башкортстанның атказанган нефтьчесе.
Әниебез 31 яшендә тол калган, башкача кияүгә чыкмады. Барлык тормышын балаларына, эшкә багышлады. Әтигә кагылышлы материалларны ул туплый башлаган иде, 81 яшендә вафат булгач, бу эшне без дәвам иттек.
“Яңа авыл”ның беренче мөхәррире, татар халкының данлы улы Муса Йосыпов өстенә ташланган ялган гаеп 1957нче елда алына. Шуннан башлап аның исеме матбугатта телгә алына, истәлекләр күренә башлый. 1988нче елда Казаннан тарих фәннәре кандидаты И. Гыйззәтуллин Мәскәү архивларының берсендә Муса Йосыповның документларын таба һәм Уфага аның гаиләсенә мөхәррир турында бик җентекләп истәлекләр язуны сорап хат җибәрә. Кәримә әби шатлыгыннан чиксез дулкынлана, иртүк торып язарга утырырга ниятли. Ләкин шул ук төнне үлә. Язасы истәлекләрен үзе белән алып китә.
Казанда чыккан “Возвращенные имена” дигән китапта И. Гыйззәтуллинның Муса Йосыпов турында язмасы да бар.
Фәрит ФАТКУЛЛИН.
Читайте нас: