СССР чорында 1 сумга туйганчы ашап, әллә күпме әйбер сатып алып була иде. Мәсәлән, 100 тартма шырпы, 5 буханка ак икмәк, 5 шешә “Саяны” лимонады һәм башкалар алып була иде. Бүген 1 сумга ниләр алып була?
“Ашан”да бер тапкыр кулланыла торган ике ручка, 82 тиенгә Киров өлкәсендә җитештерелгән бер тартма шырпы алырга була. Төзелеш базарында 1 цинклы шөреп һәм ларектагы 1 Инглиз булавкасы да нәкъ бер сум тора. Танылган сәүдә челтәрләре карамагындагы Интернет-кибетләр реклама акцияләре кысаларында “нибары бер сумга” товарларын тәкъдим итә. Әмма мондый товарны китереп биргән өчен 350-400 сум түләргә туры киләчәк.